Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Серголылар үз батырларын онытмый һәм олылый

Җиңү бәйрәме уңаеннан, Серго исемендәге заводта Сугыш һәм Хезмәт Даны Мемориалына веноклар кую тантанасы, оешманың яңартылган Дан Галереясе ачылу чарасы белән бергә үрелеп, Яшел Үзәннең яшь артистлары куйган концерт белән йомгакланды.

Тантананың хөрмәтле кунаклары итеп заводта эшләгән тыл һәм сугыш ветераннары чакырылган иде. Алар белән бергә завод директоры Радик Хәсәнов һәм алдынгы, тырыш хезмәткәрләр дә үзләренең ихтирамын белдереп, истәлекле урынга веноклар, чәчәк бәйләмнәре салды.

Ветераннарны бәйрәм белән заводның генераль директоры Радик Хәсәнов котлады. Данлы 1945 елның 9 маеннан алып бүгенге көнгә кадәр илебезнең үткән юлы гади генә булмавын, һәм ул юлда серголылар эзенең аерылып торуын ассызыклады.

- Безнең оешма илебезнең оборона сәләтен ныгытуга, үстерүгә зур өлеш кертте: монда - заводтан илебезне немец-фашистларыннан азат итәргә киткән 2000 эшчебезне дә (аларның өчтән бер өлеше кайтмады), сугыштан соң илебезнең икътисадын күтәрүгә юнәлтелгән хезмәтебезне дә кертеп була. Моннан соң да без чыгарган кораллар хәрбиләрне өйрәтү максатында гына кулланылсын иде, сугышлар беркайчан да булмасын, хәзерге буынга сез күргән коточкыч вакыйгаларның шаһиты булыр­га язмасын, - дигән теләкләрен җиткерде.

Гөлнара Вәлиева.

Язманың тулырак вариантын газетаның 35нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев