Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Себерке җыяр чак җитте

Мунчаны хуш исле себеркедән башка күз алдына китерәсезме? Юк, чөнки себеркеле мунчаның файдасы күбрәк: ул кызуны куа, тәнгә массаж ясый, аның суы да сихәт бирә.

Себеркегә дару үләннәре, бөтнек, карлыган, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, әрем, ак чыр­шы ботаклары да кушарга була. Имәннең киң яфраклары чабынганда мамык кебек йомшак, пар куарга да уңайлы. Ак чыршы - иң хуш исле ылыслы агач. Ул матдәләр алмашын яхшырта, көч өсти, яшәртә. Чәнечкеле ылыслардан куркасы юк, 10-20 минут кайнар суда торгач йомшара. Ә менә яфрак­лары коелмасын өчен пешекләгәнче себеркене бераз салкын суда тотарга киңәш итәләр.
Мунча себеркесе ясау тәртибе:
1. Агачны аударырга ярамый.
2. Агач ботакларын бакча пычагы белән кисүе уңайлы.
3. Машина юлларына якын урыннардан себерке җыймыйлар.
4. Ботаклары озын, салынып төшкән яки бөредә утыр­ган каен себеркегә бармый.
5. Себерке җыю өчен куе ботаклы һәм яфраклы агачларны сайлыйлар. Кисеп алган ботакның озынлыгы якынча 50-60 сантиметр тәшкил итәргә тиеш.
6. Җыелган ботакларны берәр төн караңгы, җилле урында - сарай, чоланда (һ.б.) кундыралар. Бу вакытта ботаклар бераз кибеп өлгерә, югыйсә, аннан соң себерке бушап, аны тагын бер кат бәйләргә туры киләчәк.
7. Себеркенең озынлыгы урта бармактан терсәккә кадәр, ягъни терсәк озынлыгында була. Шулай итеп, әзер себеркенең озынлыгы 50-55 сантиметр тәшкил итә.
8. Дөрес ясалган себеркенең бер ягы тип-тигез була. Озын саплы, түгәрәк һәм зур себерке белән чабыну - үзеңне җәзалау ул.
9. Себерке сабының озынлыгын бәйләгән урыннан 12-15 сантиметр калдырып ясыйлар. Кыска саплар уңайсыз, ә озыны тәнне сыдырырга мөмкин. Саптагы ботаклар арасында яфраклар калдырыр­га ярамый, чөнки ботаклар кипкәч бәйләгән төен бушап калачак.
Файдасы нидә?
Каен себеркесе - мускуллар, буыннар авыруыннан ярдәм итә, яраларны төзәтә, бронх­ларны, тәнне чистарта. Каен себеркесе суы чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә.
Тулырак - газетаның 48нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев