Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Себер кубогы Алмазда

Шушы көннәрдә ерак Себер якларыннан Яшел Үзән шәһәренең балалар-яшүсмерләр көрәше мәктәбендә шөгыльләнүче Әхмәтҗанов Алмаз зур җиңү яулап кайтты. Татар-башкорт милли көрәше буенча Себер кубогына яшүсмерләрнең Бөтенроссия турниры Кемерово шәһәрендә булып, анда Россиянең төрле почмагыннан бик күп танылган көчле спортчылар катнашты. Яшел Үзән көрәшчесе Әхмәтҗанов Алмаз шушы мәртәбәле һәм җаваплы ярышта...

Шушы көннәрдә ерак Себер якларыннан Яшел Үзән шәһәренең балалар-яшүсмерләр көрәше мәктәбендә шөгыльләнүче Әхмәтҗанов Алмаз зур җиңү яулап кайтты.

Татар-башкорт милли көрәше буенча Себер кубогына яшүсмерләрнең Бөтенроссия турниры Кемерово шәһәрендә булып, анда Россиянең төрле почмагыннан бик күп танылган көчле спортчылар катнашты. Яшел Үзән көрәшчесе Әхмәтҗанов Алмаз шушы мәртәбәле һәм җаваплы ярышта да сынатмыйча, киеренке көрәштә оста алымнар кулланып, җиңү яулады. Ул 70 килограмм авырлык категориясендә лаеклы беренче урынны алды. Себерлеләргә дә бирешми торган бу оста көрәшчене көрәш мәктәбенең тренер-укытучысы Рамил Садыйков әзерләде. Алмаз шәһәрнең 5нче татар гимназиясендә белем ала, тырышып укый да, спорт белән дә актив шөгыльләнә.
Ерак Себер якларына бару өчен финанс ягын да хәл итәргә кирәк. Әлеге турнирга спортчыны алып барырга эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин һәм тренер үзе Рамил Садыйков булышлык күрсәткән. Милли көрәш төрен үстерергә, спортчыларга ерак араларга ярышырга барырга ярдәм иткәннәре өчен, рәхмәт аларга.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X