Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Савабы зур

Мөселман кешесенә ел саен корбан чалына торган көннәрнең берсендә корбан чалу вәҗиб санала. Корбан чалына торган вакыт - гает намазыннан соң башлап, уникенче Зөлхиҗҗәнең ахшам вакытына кадәр.

Быел исә бу көннәр 24-26 сентябрьгә туры килә. Инде вакытында бугазламый калган корбаны булган кешегә корбанлыгын яки аның бәясен фәкыйрьләргә сәдака итеп бирергә мөмкин. Савабын бер мәрхүмгә багышлау ния­те белән шул мәрхүм исеменнән корбан чалдыру да дөрес.
Корбанлыкның ите өчкә бүленә: беренче өлеш үз гаиләсенә, икенчесе туганнары һәм дуслары белән кунак мәҗлесенә, өченчесе мохтаҗларга, фәкыйрьләргә сәдака итеп бирелә.
Бәйрәм намазыннан соң, бер-береңне гает белән котлап, өйләренә таралышкан мөселманнарның бу көннәрдә кардәшләр, таныш-белешләр белән йөрешүе, күрешүе, ачуланышкан кешеләр булса, килешүе, авыруларның хәлен белүе, әрвахларны хәер-догалар белән искә алуы саваплы гамәлләрдән санала.
Газета битләрендә бу мәгълүмат күп тапкыр басылса да, искә төшерәбез: куй, кәҗә, дөя, сыер - корбаннарга лаек хайван дип исәпләнә. Ат яки каз-үрдәк кебек кошлар корбанга яраклы түгел. Сукыр, тешсез, аксак, колаксыз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Җелеге кибәрлек дәрәҗәдә ябык, мөгезе яисә койрыгы төбеннән үк өзелгән хайван корбанга чалынырга тиеш түгел. Сарык һәм кәҗә берәр кеше өчен генә корбан кылына, сыер һәм дөя җидешәр кеше өчен корбан чалынса да, дөрес булыр. Кеше берүзенә бер сыер йә бер дөя корбан кылса да, бик саваплы гамәл.
Берәр кеше корбанлык алгач, ул бәрәнләсә яки бозауласа, баласы тере хәлендә сәдака кылыныр, яисә әлеге хайван калып, аның урынына икенче хайван бугазланса да, вәҗиб булыр. Әгәр кеше икенчесен алырлык дәрәҗәдә бай булмаса, шунысын да чалырга ярый.
Бәйрәмнәр - мөбарәк, чалган корбаннарыгыз савапка булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X