Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сатып алучыларның рәхмәтен ишетүе рәхәт

Илебез июльнең дүртенче якшәмбесендә Сәүдә хезмәткәрләре көнен билгеләп уза.

Кайвакытта бу иң җиңел һөнәрләрнең берсе кебек тоела. Әмма бу беренче карашка гына шулай.
Сатучы - иң кирәкле, материаль яктан үтә җаваплы һәм бигүк җиңел булмаган һөнәр ияләренең берсе ул. Яхшы сатучы һәр товарның ассортиментын, бәясен, сатып алучының психологиясен, алган товардан канәгать калсын өчен кемгә ничек эндәшергә кирәклеген яхшы белә. Икенче көнне янә шушы кибеткә, нәкъ менә аның янына килсеннәр дип тырыша ул. Шәһәр үзәгендәге «Әнгам»кибетененең азык-төлек бүлегендә эшләүче сатучылар янына да барасы гына килеп тора. Елмаюлы йөзләреннән ягымлылык бөркелә аларның. Яраткан хезмәтеңне башкача башкарып та булмый торгандыр ул.
Фидалия Гыйниятуллина үзен башка һөнәр иясе буларак күз алдына да китерә алмый. Ул - гомере буе сатучы. Кукмара районында туып үскән кыз Казан сәүдә техникумына укырга керә. Белем алып, туган ягына кайта, универмагка эшкә урнаша. Язмыш җилләре аны Яшел Үзәнгә ташлагач та, хезмәтенә тугры калып, кибеткә урнаша. Соңгы җиде елда «Әнгам» кибетендә эшли.
- Халык белән эшләве ошый миңа. Кергән кешене буш кул белән борып чыгарасы килми. Әйбер гел кыйм­мәтләнеп тора. Халыкның да ризасызлыгын аңларга була. Тик бәяне без, кибетчеләр куймыйбыз бит. Сатып алучылар арасында, рәхмәт балам, дип, аркадан сөеп китүчеләре дә бар, бигрәк тә, татар әбиләре ярата, - дип сөйли Фидалия апа.
Яратмаслык түгел шул алар. Бу бүлектә эшләүче биш сатучы да - татар кызлары. Аяктан ут чыкканчы көнозын басып торсалар да, сатып алучыларга арганлыкларын сиздерми генә хезмәт күрсәтәләр. «Азык-төлек көн дә кирәк бит ул, шуңа да халыкның бездән өзелгәне юк. Эш көненең узганын сизмибез дә», - ди әңгәмәдәшем.
Яшьтән үк үз теләгең белән сайлап алган, яраткан һөнәрең буенча халыкка хезмәт күрсәтү, иртән йөгерә-йөгерә эшкә бару зур бәхет инде ул. Көн узсын дип кенә эшләп йөрү тиеш­ле нәтиҗәсен дә күрсәтмәс, җанга рәхәтлек тә бирмәс иде. Фидалия апа сәүдә өлкәсенә адашып кергән кеше түгел икәнлеге кибеткә килеп керүгә сизелә. Һәм нәкъ сезнең кебек сабыр, мөлаем сатучылар күбрәк булса иде икән ул. Чөнки сезнең хезмәтегез һәр кешенең көндәлек тормышында мөһим. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан Сезне һәм барлык коллегаларыгызны котлап, сәламәтлек, ару-талу белмәс эшегездә уңышлар, сатып алучыларның күп булуын теләп калабыз.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев