Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сантехник та җылы мөгамәләгә мохтаҗ

Ял көне Васильево бистәсенә баргач, сантехникларның эшләвен күрдем. Бөтен кеше ял иткәндә җиң сызганып эшләүче кеше үзе үк гаҗәпләндерә бит. Мин кызыксынып карап тордым. Без тукталган өйнең җылылык челтәрендә нәрсәдер төзәтте алар. Шунда аларның җитәкчесе Фәрит Шакиров белән танышып-сөйләшеп алдым. Җаваплылыгы чикләнгән «АКВА - техсервис» җәмгыятенең кизү торучы егетләре булып...

Ял көне Васильево бистәсенә баргач, сантехникларның эшләвен күрдем. Бөтен кеше ял иткәндә җиң сызганып эшләүче кеше үзе үк гаҗәпләндерә бит. Мин кызыксынып карап тордым.
Без тукталган өйнең җылылык челтәрендә нәрсәдер төзәтте алар. Шунда аларның җитәкчесе Фәрит Шакиров белән танышып-сөйләшеп алдым.
Җаваплылыгы чикләнгән «АКВА - техсервис» җәмгыятенең кизү торучы егетләре булып чыкты болар.
- Суык көннәр килгәч җылылык челтәрендә көйсезлек туса, безнең өчен гадәттән тыш хәл кебек инде ул: көн-төн дип тә, якшәмбе яисә бәйрәм дип тору да юк - кизү торучы бригада чакырылган җиргә барып эшкә тотына. Һәм җылылык бирүне торгызганчы тырыша, - дип сөйләде җитәкче егетләренең эшен. Бүгенгесенә дә менә шул өйдәге өске каттагы фатирда җылылык килми дип чакырганнар аларны. Торбада һава «бөкесе» хасил булган икән... Шакиров шул бөке турында җентекләп сөйләп бирде. Гаҗәп, су йөрүче торбаларда да тоткарлыклар чыгуы ихтимал икән. Гомумән, күп фатирлы йортларда су челтәре катлаулы хуҗалык, һәр өйнеке үзенчәлекле дә әле. Әгәр шул хуҗалык көйсезләнә башласа, сантехник, беренче чиратта, аның сәбәбен аңларга тиеш. Форсаттан файдаланып, мин Фәрит Шәйхетдин улыннан үзе җитәкләгән җәмгыятьнең эшчәнлеге турында да сораштым. Җәмгыять бистәдәге 115 йортка хезмәт күрсәтә. Ул - су бирү, су агызу һәм җылылык челтәрләре өчен җаваплы. Һәм бу җаваплылыкның әһәмияте гаять зур. Кеше тормышында су да, җылылык та - даими кирәкле әйберләр. Анда өзек­лек булмаска тиеш. Әйтергә кирәк, бу төр эшнең дә урак өсте - җәй көне икән. Төзекләндерү эшләре җылы айларда алып барыла. Быел эш күләме зур булгач, өстәп эшчеләр дә кабул иткәннәр. «Урак вакытында» 24 кешегә җиткән хезмәткәрләре. Хәзерге вакытта исә, җәмгыять карамагындагы эшне ундүрт кеше дәвам иттерә.
- Боларын коллективның төше дисәк тә ярый. Аерым әйткәндә, мастер Хәйдәр Гайнетдинов, сантехниклар Олег Урмаров һәм Валерий Василь­ев, диспетчер Асия Бикбулатова тырышлыгына таянабыз. Әйткәнемчә, җәен кеше кабул иткәч, егетләребез яңалар белән тәҗрибә уртаклашып эшләделәр. Бусы өчен аерым рәхмәт җиткердем мин аларга. Быел эшнең күп булуына килгәндә, сәбәбе гади аның. Безгә материал алырга, хезмәт хакы түләргә акча кирәк, ә ул шул йортлардагы фатир хуҗаларының түләүләреннән туплана. Быел, сөбханАллаһ, түләүләр яхшы барды һәм безнең башкарылган эш күләме 30 процентка артыграк булды, - дип сөйләде җитәкче.
Йорт хуҗаларының коммуналь хезмәтләргә түләүләре сөендерсә, «АКВА-техсервис» җәмгыяте директорын нәрсә борчыганын да белештем.
- Без инде ял көнендә дә, бәйрәм вакытында да эшләргә өйрәнгән. Кайвакыт, хәтта төнлә дә күтәрәләр мине. Өйдәгеләр күнеккән инде: җылы озаталар һәм җылы каршы алалар. Мондый тревогалар гаиләгә уңайсызлыклар тудыра билгеле. Әгәр шул чак җәнҗаллар кабынса, йөрәк түзмәс иде минем. Бу тармакта утыз ел эшлим инде, Аллаһка шөкер, өйдә савыт-саба шалтыраганы юк. Шулай да борчыганны әйтәсем килә. Хәзер замана башка, халык үзгәрде, дибез. Әлбәттә, аларның безнең эшкә, һәм егетләребезгә мөгамәләсе дә төрледән. Турыдан-туры халыкка хезмәт күрсәтәбез бит инде. Менә шул чакта ниләр генә ишетергә туры килми безнең егетләргә! Чын-чынлап стресс дип тә әйтергә ярый кайберләрен. Кеше хезмәтен хөрмәт итсеннәр иде.
Утыз ел кала йортларында яшәүчеләрнең фатирларында җылылык, краннарында су өзелмәсен дип тырышлык куючы кешенең сүзләре, һичшиксез, игътибарга лаек.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев