Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«SaMoSтоятельные дети» наркотикларга каршы

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия наркоконтроль идарәсе уздыручы наркотикларга каршы «SaMoSтоятельные дети» республика проекты үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Яшел Үзән укучылары бу проектта республикада беренчеләрдән булып катнашты. Республика дәрәҗәсендәге бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Бу юлы безнең районны балалар...

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия наркоконтроль идарәсе уздыручы наркотикларга каршы «SaMoSтоятельные дети» республика проекты үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Яшел Үзән укучылары бу проектта республикада беренчеләрдән булып катнашты. Республика дәрәҗәсендәге бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Бу юлы безнең районны балалар иҗаты үзәге активистлары Ефремова Ульяна, Богданова Яна, Матрешкина Ольга һәм Васильево бистәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөрүчеләр Антонова Алевтина һәм Александров Владимир күрсәтте.
Лагерь сменасы 3 кенә көн булса да, лагерь тормышы вакыйгаларга бай булды. Уеннардан тыш, аларга наркополицейский булу, төрле мастер-классларда көч сынашу мөмкинлеге дә бирелде. Наркотикларга каршы эштә PR һәм фандрайзинг турында лекцияләр зур кызыксыну уятты. Катнашучылар үз проектларын якларга, гаммәви-мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашырга өйрәнде. Өлкән сыйныф укучылары лекцияләр генә тыңлап калмады, ә наркотикларга каршы чараның пресс-релизын үзләре язып карады. Бу «СМС-балалар» өчен бик мөһим, чөнки проектның төп бурычы яшь буынны наркотикларга каршы тәрбия булып тора.
Проект балалар өчен кызыклы һәм актуаль булып, анда катнашучылар саны артып тора. Лагерь сменасы бетсә дә, балаларда аннан алган хисләр озак сакланыр. Әлеге балаларга карап, киләчәгебезнең ышанычлы кулларда булуына өмет уяна.
Светлана Крылова,
ТР буенча РФ УФСКНның Яшел Үзән МРОсы өлкән оперуполномоченные

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев