Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Саклык банкы 1 миллионны бирмәскә булган

Саклык банкы Яшел Үзәндә 63 млн. сум акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченконы тотуда ярдәм итүчегә вәгъдә ителгән 1 млн. сумны берәүгә дә бирмәячәк. Бу хакта банкның матбугат хезмәте хәбәр итә.


Эш шунда: инкассатор һәм аның җинаятьтәшенең эзенә төшүдә полиция хезмәткәрләренә ярдәм итүче булмаган.

- Богаченко хокук сакчыларының махсус операциясе вакытында кулга алынды. Аларның качып яткан урыны турында берәү дә мәгълүмат җиткермәде, - дип белдерә банк хезмәткәре. - Банк, полиция хезмәткәрләренә оператив һәм профессиональ эшчәнлеге өчен рәхмәт җиткерә, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X