Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабыйны үлемнән коткарган

Яңа туган баланы коткару гаҗәеп вакыйгага тиң.

Михайловскта гомер итүче ир-ат яңа туган сабыйга икенче тормыш бүләк итә. 
Иң гади гараж кооперативы. Андыйлар теләсә кайсы шәһәрдә бик күп. 31 декабрьдә Игорь Иткалюк машинасын ремонтлау өчен иптәше белән очрашырга килешә. Билгеләнгән вакыттан иртәрәк килә ул. 
"Гараж кырында гына, күрсәм, бер өем чүпрәк ята. Яхшырак карый башладым, кан таплары бар кебек тоелды. Әйләндергәләсәм, анда нәрсәдер хәрәкәт итүе сизелде. Песи яки көчектер дип уйладым. 
Ә анда бала ята. Ачып карасам, сабый үкереп елый, кычкыра башлады", - дип искә төшерә Игорь Иткалюк. 
Уйланып торырга вакыт булмый, чөнки яңа туган баланың ничаклы салкында уздыруы билгеле түгел. Ир кеше аны курткасы белән төрә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Биш минуттан соң табиблар урынга килеп тә җитә һәм баланы хастаханәгә алып китәләр. 
"Балада туңу билгеләре пәйда булган иде. Ул салкында якынча 20 минут торган, - дип сөйли Шпаков район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наталья Иванис. - Баланың башында берни булмый, ягъни аның туңу куркынычы зур иде. Һәм аны тиз арада ир-ат табуы бик яхшы". 

Әнисе яңа туган баланы салкында ташлаган очракларны Шпаков район хастаханәсе табиблары хәтерләми. Сабыйны җылыттылар, кирәкле тикшерү үткәрәләр. Малай сәламәт булып чыкты. 
17 гыйнварда баланы хастаханәдән чыгарганнар һәм опека органнарына тапшырганнар. Аның әнисенә карата "Үлүгә китергән" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, Ә малайны яңа гаилә уллыкка алган да инде. Аны коткарган «фәрештә» Игорь Иткалюк инде сабыйның опекуннары белән танышырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев