Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабыйларның шатлыгы эчләренә сыймый

Узган җомгада шәһәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен әйтеп бетергесез зур бәйрәм булды. Бер көнне ике балалар бакчасы ачылды. Зеленый Дол кварталында «Пчелка» балалар бакчасы ачылу биредә яшәүчеләр өчен көтеп алынган вакыйга. Һәр иртә, яңгырлымы, буранлы көнме ул, сабыен күтәреп Мирный бистәсендәге бакчага таудан менү мәшәкатьләрен күз алдына китерүгә, әти-әниләрнең...

Узган җомгада шәһәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен әйтеп бетергесез зур бәйрәм булды. Бер көнне ике балалар бакчасы ачылды.

Зеленый Дол кварталында «Пчелка» балалар бакчасы ачылу биредә яшәүчеләр өчен көтеп алынган вакыйга. Һәр иртә, яңгырлымы, буранлы көнме ул, сабыен күтәреп Мирный бистәсендәге бакчага таудан менү мәшәкатьләрен күз алдына китерүгә, әти-әниләрнең сөенүен чамаларга мөмкин. «Пчелка» балалар бакчасы 17нче мәктәп базасында ике төркемгә яраклаштырып эшләнгән. Ясле һәм зурлар төркеменә 35 бала йөриячәк. 1 июльдә, муниципаль бюджет хисабына, төзелә башлаган бакча бүген бөтен нормативларга туры килә, педагогик штат тулыландырылган. Бакча мөдире Алсу Әхмәтҗанова белдергәнчә, бистәдә яшь гаиләләр саны арта, шулай булгач, яңа бакчада йөрергә теләүчеләр дә күп булачак.
Тантаналы чарада катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Александр Тыгин бакчага символик юллама тапшырды.
- Биредә бөтен мөмкинлекләр дә бар, калганы тәрбиячеләр, педагоглар кулында. Сабыйлар 3-7 яшьтә бөтен яклап ачыла, бу вакытны югалтмаска гына кирәк, - диде министр.
Мирный бистәсендә әллә каян үзенә җәлеп итеп торучы «Йолдызлык» балалар бакчасында сабыен йөртергә кем генә кызыкмас икән?! Үзем дә кызымны мондый яңа, якты, заманча итеп җиһазландырылган бакчага бик теләп йөртер идем. «Восход» төзелеш фирмасы, җитәкчесе Евгений Романов, әлеге зур эшкә апрель аенда керешә. РФ һәм ТР бюджеты хисабына, 130,8 млн сумга, төзелгән бина 260 урынга исәпләнелгән. 14 төркемдә яшь ярымнан алып 7 яшькә кадәрге балалар йөриячәк. Барлыгы 99 кеше эшлиячәк, шуларның 28е - тәрбияче. Никадәр яңа эш урыны дигән сүз бит бу. Бәйрәмдә катнашкан министр Энгель Фәттахов та гаҗәпләнүен яшермәде.
- Бу гади генә бакча түгел, ә хан сарае булган. Быел республика буенча 56 яңа балалар бакчасы ачтык, 10500 урын дигән сүз, ә киләсе елда 12000 урынга 70 балалар бакчасы төзелер дип торабыз. Яшел Үзәндә дә киләсе елга яңа балалар бакчасы ачылыр, - диде ул. Һәм коллективка 12 ноутбук, 3 интерактив такта,
1 проектор алу өчен сертификат бүләк итте.
Тантанада бик күп кунаклар арасында «Йолдызлык» республика фестивале генераль продюсеры Дмитрий Туманов та катнашты. «Киләчәктә әлеге бакчада сабыйлар өчен күп кенә мастер-класслар үткәрелер», - диде ул. Димәк, Яшел Үзәндә сәләтле балалар саны тагын да артачак. Бәйрәмдә бәләкәчләр җитәкче абыйларга шушындый матур бина төзеп биргән өчен, чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X