Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабыеңны онытма. Аның да ашыйсы килә

Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Гаиләдә ир белән хатын арасында савыт-саба шалтырамый тормый.

Тик бәхәс аерылышуга кадәр барып җитсә, менә ул чын фаҗигагә әйләнә дә куя. Гаиләдә уртак балалар булса, бигрәк тә. Аерылышкан очракта аларны тәрбияләү мәсьәләсе килеп баса. Безнең илдә ул күп вакытта әни кулында кала. Ә әтиләргә – алимент.  Алиментчылар түләүдән качуның  төрле хәйләле юлларын эзли башлый, хәтта эш урынын алмаштырыр­га, яисә бөтенләй эшләмәскә мөмкин.  Чит кеше баласы өчен түлиләр диярсең. Ә бурыч җыела тора һәм эш суд приставларына барып җитә.
 

Шундый түләмәүчеләр белән көрәшү максатыннан, Татарстанда ТР буенча Россия федераль суд приставлары идарәсенең (УФССП) «Балаңны онытма – алиментыңны түлә» акциясе старт алды.  Чөнки алимент түләүчеләрнең бурычы шактый. 
Приставларның алиментчылардан көчләп түләтә торган чаралары бар, әлбәттә. Административ җәзадан тыш, хәзер җинаять җавап­лылыгы да каралган. 
Былтыр суд приставлары алимент түләүдән качып йөргән 1079 кешене тапкан.  Ел нәтиҗәләренә караганда, Россия Федерациясеннән алимент буенча бурычы булган  12635 кеше чит илгә чыгарылмаган.
Шуны исегезгә төшерәбез, Татарстанда  2018 елда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә алимент бурычларын түләттерү буенча  ведомствоара комиссия эшли башлаган. Суд приставлары  прокуратура, эчке эшләр органнары, ТР буенча УФСИН, ТРда бала һәм кеше хокуклары буенча уполномоченныйлар белән берлектә ведомствоара эш алып бара. Шулай ук һәр айның беренче сишәмбесендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы базасында  халыкны кабул итү уздырыла. 

Тулы язма газетада (№13).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев