Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабан туе көне билгеле

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкы бәйрәме - Сабан туен уздыру турындагы указга кул куйды. Указ текстында билгеләп үтелгәнчә, җирле үзидарә органнары тәкъдимен исәпкә алып, татар халкы бәйрәме - Сабан туен ТР авылларында һәм районнарында (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 2014 нче елның 7-8 нче июнендә уздырыла, Яр Чаллыда 12...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкы бәйрәме - Сабан туен уздыру турындагы указга кул куйды. Указ текстында билгеләп үтелгәнчә, җирле үзидарә органнары тәкъдимен исәпкә алып, татар халкы бәйрәме - Сабан туен ТР авылларында һәм районнарында (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 2014 нче елның 7-8 нче июнендә уздырыла, Яр Чаллыда 12 нче июньдә, Казанда 21 нче июньдә уза.

ТР Министрлар Кабинетына, җирле үзидарә органнары белән бергә, билгеләнгән срокларда бәйрәм чараларын оештыруны тәэмин итү йөкләнгән.

ТР Президенты указы белән җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә, предприятиеләргә, оешмаларга актив катнашырга һәм билгеләнгән срокларда Сабан туен оештыруда һәм уздыруда булышлык күрсәтергә тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев