Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабада җиде очрак, ә Яшел Үзәндә күпме?

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19ның 69 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4се читтән килгән, 6сы контактта булган.

13 кеше хастаханәгә озатылган, 56 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча оператив штаб биргән мәгълүматка күз салсак, 18 яшькә кадәргеләр арасында авыручылар юк. Йоктыручыларның иң күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр.

Алдагы тәүлектә Яшел Үзәндә коронавирус ияртүчеләр гомер булмаганча, 10 кешегә җиткән иде. Соңгы статистика буенча карасак, бездә – 2 кеше авырый. Казанда – 30, Яр Чаллыда – 13, Сабада – 7. Буа, Кама Тамагы, Алабуга, Лаешта – 2, Югары Ослан, Апас – 1, Биектау, Чүпрәле – 1, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән.
21 ноябрьгә Татарстанда 9625 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 8421 кеше савыкты, шул исәптән 48 кеше узган тәүлектә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев