Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рушания Бильгильдиева: Татарстанда яшәвем белән горурланам

"Мин быел Татарстанның Президент сайлауларында катнашуым белән горурланам. Мин Татарстанда яшәвем белән горурланам.

Президент сайлауларында үз кандидатурамны кую карары җиңел бирелмәде. Шулай да безнең ир-атларыбыз хатын-кызлар да актив тормыш алып бара, дәүләт эшендә дә ир-атларга ярдәмче була алачагын аңларга тиеш", - дип белдерде "Справедливая Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе, әлеге партиядән Татарстан Президентына кандидат Рушания Бильгильдиева.

Бүген сайлаулар барганда Казанда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашуда Рушания ханым шулай ук, бәлки, бер ун елдан Татарстанның Президенты хатын-кыз булыр, дигән фаразлары белән дә уртаклашты.

- 13 сентябрьдәге сайлауларда минем өчен бигрәк тә муниципаль берәмлекләрдәге вәкаләтле органнарга депутатлар сайлануы мөһимрәк. Чөнки урындагы депутатлар сайланучы хакимиятнең нигезе булып тора. Безнең партиядән 349 кандидат депутатлык мандатына дәгъва итә. Бу сайлаулар безгә үзебезне күрсәтергә, үз программабыз, Татарстанда безнең партия башкарган эшләр белән таныштырырга мөмкинлек бирде. Киләсе елда безне тагын да җаваплы - Россия Дәүләт Думасына сайлаулар көтүен аңлыйбыз, - диде Рушания Бильгильдиева.

Сайлаулар барышын Рушания ханым уңай бәяли. "Бөтен эш тәртип буенча бара, канәгатьсезлеккә урын юк. Халыкның кәефе яхшы, күтәренке, сайлау участокларына кеше агыла. Мин Татарстан Президентына кандидат буларак нәтиҗәләр беркетмәсендә соңгы урынны алмасам гына ярар иде дип телим", - ди Рушания Бильгильдиева.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X