Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рус теленнән БДИда 100 балл җыйган Алинә Волкова: «Имтиханнан чыкканда, баш миенең ничек «кайнавын» сиздем»

БДИдан 100 балл... Бу турыда кайсы чыгарылыш сыйныф укучысы хыялланмый икән? Ә менә Зәйнең I мәктәп укучысы Алинә Волкова хыялланып кына калмаган, рус теленнән имтиханын иң югары балл­га биргән дә куйган.

Алинәне, тагын бер БДИ бирү мөмкинлеге булса, үзеңне сынап карар идеңме, дип шаяртам. Ул исә: «Юу-у-у-к, кирәкми, быелга җитәр!» - дип кенә баш кага. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, имтиханнарын иң югары балларга биргән укучыдан БДИны 100 баллга бирү серләренә төшендем.

- Имтиханыңны иң югары баллга бирермен дип уйлаган идеңме?

- Мин рус теленнән югары баллга өметләндем, ләкин 100 үк булыр дип хыялланмаган идем дә. Минем өчен ул ирешә алмаслык бер могҗиза булып тоелды.

- 100 балл җыйганыңны белгәч, нинди хисләр кичердең?

- Нәтиҗәләр билгеле буласы көнне мин һәр биш минут саен сайтка кереп карадым. Бөтен гаиләбез белән бик дулкынланып көттек ул мизгелне. Мин, гомумән, тамактан калдым, бар белгәнем сайттагы битне яңартып тору иде. Кичкә безгә нәтиҗәләрне бер көнгә соңрак әйтәселәре билгеле булды. Икенче көнне иртә белән мине әни уятып, яңадан сайтка кереп карарга кушты. Керсәм, үз күзләремә үзем ышанмадым, төш кенә күрәм, әле уянып җитмәдем кебек тоелды миңа. Әти‑әнигә бу хәбәрне әйткәч, әни елап җибәрде, аның белән бергә мин дә еладым. Әти минем 100 баллым белән бик горурлана.

- Күп кеше, БДИ балаларның психикасын боза, ул белем дәрәҗәсен күрсәтми, ди. Ә синең бу имтиханга карашың нинди?

- Мин БДИ турында ул яхшы яки начар дип әйтә алмыйм. Бездән бит беребездән дә БДИ бирәсегез киләме дип сорап тормадылар. Бу бөтен кешеләр өчен дә каралган бердәм имтихан. Белем дәрәҗәсен тикшерми диючеләргә шуны әйтә алам: акыллы кешенең БДИны «ике»легә биреп, белеме булмаганның «биш»легә биргәнен күргәнем юк әле.

- Имтиханнарга кайчан әзерләнә башладың?

- Минем бер тапкыр да репетиторларга йөргәнем булмады. Мәктәптә өйрәтүләре дә бик җитте. БДИга безне инде 10 нчы сыйныфтан ук әзерли башладылар. Рус теле укытучысы Людмила Деминага зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул безгә имтиханны югары баллга бирер өчен көченнән килгән бөтен әйберне эшләде.

- Синең өчен кайсы имтихан иң авыры булды?

- Мин өч имтихан бирдем. Математикадан 68 балл җыйдым. Җәмгыять белеменнән әлегә имтихан нәтиҗәләре билгеле түгел. Нигәдер иң авыр имтихан нәкъ менә рус теле булды. Бәлки иң беренче тапшырганга шулай тоелгандыр миңа. Имтиханны биреп аудиториядән чыкканда, уйлый‑уйлый баш миемнең ничек «кайнавына» кадәр сиздем мин. Өйгә кайттым да әтигә: «Булдыра алганча тырыштым!» - дип кенә җавап бирә алдым.

- Ничек уйлыйсың, 100 балл ул белем күрсәткечеме, әллә имтиханда бәхет эше дә зур роль уйныймы?

- Бөтен имтиханнарга хас булганча, монда бәхет факторы да зур роль уйный. Ләкин 100 баллның нигезендә бик зур хезмәт, тырышлык, имтиханга әзерләнеп үткән йокысыз төннәр тора. Бәхет дип кенә ерак китеп булмый.

- Синеңчә, 100 баллга имтихан бирү сере нидә?

- Имтиханга әзерлекне системалы рәвештә алып барырга кирәк. Репетиторга йөрим дип кенә кул кушырып утырырга ярамый. Күп әйбер үзлегеңнән шөгыльләнгәннән тора. Укытучыдан оныткан яки белмәгән әйберне сорарга курыкмаска кирәк. Ә имтихан вакытында инде «паника»га бирелмәү мөһим. Имтиханга, гомумән, аек акыл, салкын баш белән бару яклы мин.

- Кая укырга керергә уйлыйсың?

- Кечкенәдән Казанда белем аласым килде. Федераль университетның Дәүләт һәм муни­ципаль берәмлекләр белән ида­рә итү югары мәктәбенә укырга керергә исәп.

Алисә Сабирова. Шәһри Казан

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев