Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рус Исламында 61 яшьлек ирне талаучылар тотылган

Рус Исламы авылында булган бу хәл. Төнге унберләр тирәсендә 61 яшьлек ир яшәүче йортка ике ир бәреп кергән һәм хуҗаны пычак белән куркытып, 4200 сум акчасын талап алганнар. Бу акчага гына канәгать калмыйча алар ирнең «ВАЗ-2121» автомобилен дә алып чыгып киткәннәр.

Талаучылар тоткарланган да инде. Аларның берсе - беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 54 яшьлек Тау Илендә яшәүче ир булса, икенчесе элек хөкем ителгән Норлатта яшәүче 33 яшьлек ир. Автомобильгә утырып та алар ерак китә алмаган: Норлат янында ук капланганнар да, машинаны шунда ташлап калдырганнар. Үзеңнеке булмагач кызганыч түгел бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев