Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга үзизоляция чорында ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде

Ике айда республикада 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләләрдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган балаларның азык-төлек җыелмаларын, аеруча зыян күргән тармаклардан һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерларның гаиләләреннән булган балаларны азык-төлек белән тәэмин итү акциясенә йомгак ясады. 
Акция "Ярдәм якын! Ярдем янәшә!» кысаларында барды, дип сөйләде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Ике айда Татарстанда 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы китерелде. «Мондый социаль әһәмияткә ия акцияне финанс ярдәме белән гамәлгә ашыру мөмкинлеге булган хәйриячеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Монда бюджет акчалары юк. Бу бары тик хәйриячеләр, безнең эре һәм кече компанияләр, эшмәкәрләр», - диде Рөстәм Миңнеханов. 
Ул "Бәхетле" компаниясенә һәм аның башлыгы Мөслимә Латыйповага азык-төлек җыелмаларын сыйфатлы итеп формалаштыру һәм оператив китергәне өчен аерым рәхмәт белдерде. 
"Мин әлегә әлеге җыелмаларның сыйфаты буенча бер генә дәгъва да ишетмәдем. Алар бик җаваплы якын килделәр, эшне бик оешкан төстә уздырдылар», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X