Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә Әтиләр көне дә булачак

Россия халкы киләсе елга ук Әтиләр көнен бәйрәм итә башларга мөмкин. Әлеге мәсьәлә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан карала башлаган. Бу хакта иҗтимагый тыңлаулар да узачак, ди.

Дөрес, Әтиләр көненең төгәл вакыты әлегә билгеле түгел. Мөгаен, аны июнь аеның өченче якшәмбесенә билгеләрләр. Чөнки Канада, Америка һәм тагын берничә илдә Әтиләр көне шул вакытта билгеләп үтелә. Россиянең аерым төбәкләрендә Әтиләр көне моңа кадәр дә билгеләп узыла иде инде. Әйтик, Волгоградта аны 2006 елдан бирле 1 ноябрьдә бәйрәм итәләр. Курск, Липецк һәм Ульяновск өлкәләренең дә үз "Әтиләр көне" бар.
Әтиләр көнен федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү хакында 2008 елдан бирле сүз бара. Бу хакта беренчеләрдән булып Владимир Путин сүз башлаган иде. 2014 елда Дәүләт Думасы депутатлары да шундый бәйрәм кертү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X