Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә шикәр бәясе төште

Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин моны җәйге ай өчен типик булмаган күренеш дип атады.

2019 елның июнендә шикәрне күпләп сату бәясе, 2018 елның ноябре белән чагыштырганда, 27,5 процентка кимеде. Хәзер аның 1 килограммы 37 сум түгел, ә 26,9 сум тора. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин моны җәйге ай өчен типик булмаган күренеш дип атады – июльдә сезон төгәлләнә, әлеге товарга сорау арта, җитештерүчеләр исә саклауга тотылган чыгымнарны компенсацияләү өчен күпләп сату бәяләрен күтәрә. Шикәр җитештерүчеләр берлегендә илдә әлеге продуктның рекордлы запасын уңышның яхшы булуы һәм яңасыннан да әйбәт уңыш көтелүе белән аңлаттылар.

Шикәрне ваклап сату бәясе дә кими. Ул ел башыннан алып 3,79 сумга – 43,19 сумга кадәр арзанайган. Шул ук вакытта, бер ел эчендә 1 килограмм шикәр 4,6 процентка кыйммәтләнгән – 2018 елның июнендә аның бәясе 41,29 сумга җиткән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/16/189875/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X