Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә күп балалы әтиләрнең пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләр

Россиядә күп балалы әтиләрнең пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта бәян ителүче закон проектын Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт Думасына кертте, дип яза РИА Новости.

"Өч һәм дүрт бала тапкан күп балалы аналар өчен, реформа нәтиҗәләрен йомшарту максатларында, пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге каралган иде", - диелә документта. Тәкъдим ителә торган закон проектының төп максаты - ир-атлар өчен пенсия яшен арттыру нәтиҗәләрен тигез дәрәҗәдә йомшарту. Илдә күп балалы әтиләр саныннан чыгып, аны гамәлгә ашыруга 5,21 миллиард сумнан артык акча кирәк булырга мөмкин. 
Россиядә 2019 елның 1 гыйнварында пенсия реформасы башланды. Аның кысаларында 2024 елда пенсиягә чыгу яше хатын-кызлар өчен 60 яшькә һәм ир-атлар өчен 65 яшькә кадәр артачак. Пенсионерлар дип 60 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге ир-атлар һәм 55 тән 60 яшькә кадәрге хатын-кызлар санала. 

lenta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев