Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә икмәк, бәрәңге, алма һәм балыкка бәя артачак

Кайбер азык-төлеккә бәяләр арту турында Agro & Food Comunications идарәче партнеры Илья Березнюк сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, якын арада икмәк, алма, бәрәңге, уылдык, балык һәм туңдырма кыйммәтләнә.

Ипи һәм он 6,5 - 7% ка кыйммәтләнү узган ел начар уңыш аркасында булачак. Бәрәңге 20% ка кыйммәтләнә.
Моннан тыш, алмага бәя нык артачак: 85% чамасы җимешләр язгы кырау аркасында һәлак булган. Балыкның, шулай ук уылдык бәясе дә артачак. Чөнки Ерак Көнчыгышта сөләйман балыгын тоту начар бара.

"Төгәл әйтә алам, Ерак Көнчыгыштан кайткан кызыл балыкларга һәм уылдыкка ел ахырына бәяләр күпкә югарырак булачак. Аерым позицияләр буенча бәяләр инде 30 - 50% ка күтәрелде. Чөнки быел чимал көтелгәнгә караганда күпкә азрак", - диде Березнюк.

"Совэкон" аналитик тармак порталы мәгълүматларына караганда, көнбагыш уңышы да начар булган. Шуның аркасында май җитештерүчеләр бәяләрне актив арттыра башлаган.

Моннан тыш, туңдырма бәясе дә күтәрелергә мөмкин. Unilever компаниясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына товарның мәҗбүри маркировкасын туктатуны сорап мөрәҗәгать итте. Туңдырма җитештерүчеләр бу аның бәясен өчтән бергә арттырырга мөмкин, дип яза "Газета.ру".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев