Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия мәктәпләрендә аракы сату рөхсәт ителәчәк

2017 ел башыннан канун буенча мәктәп һәм хастаханә бинасында исерткеч эчемлек сатарга рөхсәт ителәчәк.

Бу хакта Life.ru язып чыкты. Дөрес, моның өчен эшмәкәрләр берничә шартны үтәргә тиеш була.

Әлеге чыганак ассызыклаганча, этил спиртын җитештерү һәм әйләнештә булуын дәүләт тарафыннан көйләү турындагы канунның яңа редакциясендә берникадәр үзгәрешләр бар икән. Аның берсе балалар, белем бирү, сәламәтлек һәм спорт оешмалар карамагында һәм кулланышында булган биналарда исерткеч эчемлекләрне сатуга булган тыюларны бетерә.

Шартларга килгәндә, исерткеч эчемлек сатучы эшмәкәргә беренче катта, аерым керү урыны булган бина бирелергә тиеш. Аңа керү ишегеннән оешмага керү урынына кадәр 25 метрдан күбрәк ара булуы да шарт, ди.

Чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X