Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия МЧСының - 25 һәм Татарстан МЧСының 20 еллыгы уңаеннан Яшел Үзән гарнизонында янгын сагы музее ачылды

Тантаналы церемония 2014 елда сугыш ветераннарына һәйкәл куелган һәм аннан алдарак мөселман һәм православие гыйбадәтханәләре ачылган 52нче янгын часте территориясендә булды. Музей ачу идеясе Россиянең гадәттән тыш ведомствосы оешуга 25 ел тулу уңаеннан туды. Проектның инициаторы - Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин.

--Музей оештыру ул беренче чиратта ветераннарга хөрмәт, - дип ассызыклады гарнизон җитәкчесе. -Янгын сагы турында нәкъ менә шушында сөйләргә, күрсәтергә, янгын сүндерү хезмәтендәге эволюцияне ачып салырга була. Тормыш бара, янгын каршы хезмәт тә бер урында тормый. Тарихны киләчәк буынга калдырырга кирәк.

Тантаналы тезелү, котлаулар һәм бүләкләүләр... Бу көнне янгын сүндерүчеләр исеменә бик күп котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Бәйрәмдә ветераннар, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, зур предприятие җитәкчеләре катнашты. Музейны оештыруга зур булышлык күрсәткән һәм музей ачылу уңаеннан акчалата сертификат бүләк иткән А.М. Горький исемендәге заводның генераль директоры Ринат Мистаховка гарнизон җитәкчесе рәхмәтен дә җиткерде. ФПСның Татарстан Республикасы буенча 8нче отрядының иң яхшы хезмәткәрләренә истәлекле медальләр һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазьләре бирелде. Янгын сагы ветераны Вәлиулла Хафизов "Коткаруда ярдәме өчен" медале белән бүләкләнде.

Иң дулкынландыргыч мизгел - кызыл тасма кисү һәм шул ук вакытта бала коткарган янгын сүндерүченең агач скульптурасын ачу булды. Кунакларның музей белән танышуы өч залдан торган янгын сүндерү техникасы үрнәкләре белән танышудан башланды. Аннан соң музей экспозицияләре буйлап экскурсия.

Музей ачылу Яшел Үзән гарнизоны эшчәнлегенә йомгак ясау кебек булды. Әлеге музейны экспонатларын тулыландыруга шәһәрдә яшәүче һәркем үз өлешен кертә ала.

Резидә Йосыпова, янгынга каршы федераль хезмәте 8нче отрядының матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X