Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия ФССП хезмәте ветеранына 90 яшь

Җәйнең шушы матур көннәрендә Россия суд приставларының федераль хезмәте ветераны Сәлимулла Шаһидуллин үзенең бик тә күркәм датасын - туксан яшьлеген билгеләп үтә.

Сәлимулла Шәһидуллин Норлат авылында туып-үскән һәм хәзер дә шушы авылда яши. Сугыш башланганда Сәлимулланың 7нче класста укыган вакыты була. Мәктәпне тәмамлагач ул Казанда фотографлар курсларында укый. Бер ел үзенең туган авылында фотограф та булып эшләп ала әле. Ул елларда фотограф һөнәре бик сирәкләрнең генә кулыннан килә. Төймәгә бастың да, рәсем әзер булды дигән сүз түгел. Фотоның уңышлы чыгуы иң беренче чиратта төшерүченең осталыгына, аның иҗадилыгына бик бәйле. Ә аннан соң төшерелгән фотоларны дөм караңгыда ясаулар, төрле эретмәләр - болары тагын үзе бер цех. Тырыш һәм тәртипле егетне тиз күреп алалар һәм озак та үтми Панау сельпосына куялар. Аннан соң Норлат клубына мөдир итеп.

Сугыш чорында укыган вакытта Сәлимулла укуын ташлап гаиләсенә ярдәм итмәкче булгач әнисе: "Сугыш бетәр, ә син грамотасыз калырсың. Укы! Киләчәк турында уйларга кирәк!" - дип кырт кисә. Сәлимулла әле дә әнисенең бу алтынга тиң сүзләрен онытмый. Сугышка, авырлыкка сылтап укымыйча калган булса...

50нче елларда чибәр һәм тырыш егет үз гаиләсен корып җибәрә, өйләнә. Хатыны белән 6 дистә елны бик тату һәм бәхетле гомер итәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аларның 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Бу - нинди бәхет! Оныклар һәм оныкчыкалар...сөендереп кенә торсынннар.

Сәлимулла Шаһидуллин 40 елга тиң хезмәт стажының 26 елын юстиция системасына багышлый.

Ул 1960 елда Норлат халык судында суд башкаручысы вазифасында эшли башлый. Ике ел да үтми аны Яшел Үзән шәһәр судына күчерәләр. Һәм ул анда 1986 елга кадәр пенсиягә чыкканчы эшли. Аны 46 авылдан торган Норлат зонасына беркетәләр. Ә ул вакытта техника юк дәрәҗәсендә, авыллар буйлап җәяүләп йөрергә, елына 800ләп производствоны башкарырга туры килә аңа. Хезмәте бик киеренке булса да, һәр эше аның үз вакытында башкарылган.

Өстәвенә берүзенә ике вазифа йөкләгәннәр: суд башкаручысы да, эзләүче дә. Ә аларны башкаруга никадәр көч һәм вакыт таләп ителгән.

-Мин тормышны бик яратам, - ди Сәлимулла Шаһидуллин. - Кайбер олы яшьтәгеләр яшәү туйдырды дип зарлана. Ә мин - юк. Балаларымның, оныкларымның, оныкчыкларымның алдагы тормышын күрәсем килә: ничек яшиләр, кемгә өйләнәләр, кияүгә чыгалар, кайда укыйлар...

Анатолий Малахов, Татарстан Республикасы буенча Россия суд приставларының федераль хезмәте идарәсе суд приставларының Яшел Үзән район бүлегенең ветераннар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев