Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Росреестр шәхси милеккә хокук таныклыгын бирмәячәк

Татарстан республикасында күчемсез милек хокукына дәүләт регис­трациясе турындагы кәгазь таныклык бирү 15 июльдән туктатылды.

Инде гадәткә кергән, ак кәгазьдә эшләнгән теркәү таныклыгын Бердәм дәүләт хокук реестры күчерелмәсе (выпискасы) (ЕГРП) алыштыра. Биредәге язу гына, теге яки бу күчемсез милеккә хокук барлыгына бердәнбер дәлил булып тора. Нинди дә булса күчемсез объектны сатып алганда төзелгән килешү дә - иң мөһим документ санала. ЕГРП күчерелмәсен электрон формада һәм кәгазьдә дәүләт хезмәте (госуслуги) порталында яки Росреестрдан сорап алырга мөмкин. Әлеге мәгълүматны бирү срогы - 5 хезмәт көне. 2016 елның 15 июленә кадәр бирелгән кәгазь таныклыкларны ЕГРП күчерелмәсенә алыштырырга кирәкми, аларны дәүләт органнарында әле ярты ел дәвамында алырга тиешләр, ә әйләнештән бөтенләй 2017 елның 1 гыйнварыннан төшеп калачак. Шуңа карамастан, күчемсез милек белән сату-алу килешүе вакытында инде бүгенге көндә үк ул бернинди роль уйнамый. Яңалык - теркәлгән хокукларны ныгыту һәм алдашуларны кисәтүгә юнәлгән. Төрле борчулар килеп туган очракта һәр теләгән кешенең, Росреестрга гариза язып, күчемсез милек объектына үзенең хокуклары турында күчерелмә алу мөмкинлеге бар.
Хокук теркәү өчен документларны электрон юл белән яки Росреестр офисларына, Кадастр палатасына һәм күпфункцияле үзәкләргә (МФЦ) тапшырырга була. Яшел Үзәндә МФЦ Беренче Май урамы, 14 адресы буенча урнашкан. Телефоны: (84371)5-29-14.
Теркәлү өчен акча салымына килгәндә, ул элеккечә үк 2 мең сум, ә юридик затлар өчен - 22 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X