Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Росреестр безне җирне рөхсәтсез куллануда гаепләде

– Росреестр хезмәткәрләре килеп авылдагы җир биләмәләрен үлчәделәр һәм документлар белән тәңгәлсезлекләр тапканнар иде.

Төгәлрәк әйткәндә – өй алды бакчасы законсыз басып алынган җир булып чыкты. Инспекторлар штраф салдылар һәм әгәр дә җирне бушатмасак, кабат штраф булачагы турында боерык калдырдылар.
 Штраф 500 сумнан 5000 сумга кадәр арткан. Без, дөресен генә әйткәндә, муниципаль җирне рөхсәтсез куллануыбыз турында белмәдек тә. Алдан хәбәр итеп тормыйча гына тикшерделәр. Шундый тикшерүләр вакытында ничек итеп хокук бозучы булып калмаска? Ул өй алды бакчасын өстәп хосусыйлаштырырга мөмкинме?

– РФнең административ хокук бозулар турындагы Кодексының 7.1 маддәсендә «җирне законсыз басып алган» өчен җавап­лылык каралган. 2015 елда административ хокук бозулар закончалыгына үзгәрешләр кертелде һәм ул штраф суммасына да, аны билгеләү тәртибенә дә йогынты ясаган.
Әйтергә кирәк, районнарда һәм бигрәк тә авылларда бу – иң киң таралган хокук бозуларның берсе. Һәм әлеге законны бозучылар, аның закон бозу булмавына чын күңелдән ышаналар, еш кына бөтенләй бу турыда шикләнмиләр дә. Авылларда  һәм кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр үз җирләрендә «борынгыча» хуҗа, гади генә әйткәндә, кемнең участогы нинди һәм чикнең кайда булуын  «просто беләләр». Кызганычка, андый «белем», муниципалитет билгеләгән хокук хакыйкате белән аерыла шул.
Халыкның бу беркатлылыгы, хәзерге казна хәерчелеге кебек экономик чынбарлык­та, планнан тыш тикшерүләр өчен бик зур кызыксыну уята. Күрәсең, Росреестр хәзер нәкъ шуның белән мәшгуль.
Җир участогыннан рөхсәтсез кулланган өчен административ штраф каралган һәм аның күләме «басып алынган» җир кишәрлеге белән пропорциональ:
 физик затлар өчен – җир участогының кадастр бәясеннән 1-1,5%, әмма 5 000 сумнан да ким түгел;
 урындагы затлар өчен – кадастр бәясеннән 1,5-2%, әмма 20 000 сумнан да ким түгел;
 юридик затлар өчен – кадастр бәясеннән 2-3%, әмма 100 000 сумнан да ким түгел.
Әгәр дә җир кишәрлегенең бәясе ачык­ланмаган икән, аны рөхсәтсез үзеңнеке иткән өчен штраф түбәндәгечә булачак:
 физик затларга – 5 000 – 10 000 сум;
 урындагы затларга – 20 000 – 50 000 сум;
 юридик затларга – 100 000 – 200 000 сум.
Мондый пландагы административ хокук бозулар турындагы эшләрне җирләрне куллану һәм саклау буенча, шулай ук, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге оешмалар вәкаләтле.
Мондый төр хокук бозу өчен кисәтү рәвешендәге җаваплылык каралмаганлык­тан, тикшерү органнары беркетмә төзеп тормыйча гына административ җаваплылык­ка тартырга һәм штраф салырга хокуклы. Штрафны үз вакытында түләмәү – административ хокук бозуга керә һәм яңа штраф билгеләүгә нигез булып тора.
Нишләргә? Межалау оешмаларын җәлеп итеп, үзегезнең җир чикләрен билгеләргә тырышыгыз. Әгәр дә әйтеп узган бакчагыз, участогыгызның чикләрен узган, әмма аннан файдалану теләге шул килеш калган икән, бердәнбер юл – аны хосусыйлаштырып рәсмиләштерү. Моның өчен, барлык кирәкле документларны беркетелгән гариза белән, җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җавап 30 көн дәвамында булырга тиеш. Әгәр дә ул уңай икән (ә тискәресенең төпле нигезе булырга тиеш), участок сатып алына. Төгәл суммасы, җир кишәрлегенең конкрет нинди җирлектә урнашуыннан чыгып исәпләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев