Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор эш бирүчеләргә корпоративларны гамәлдән чыгарырга һәм эш урыннарында төшке ашны тыярга киңәш итте

Роспотребнадзор эш бирүчеләргә таҗ эпидемиясе вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә кагылышлы тәкъдимнәр исемлеген бастырды.

Эш бирүчеләргә үз кул астындагыларны максималь рәвештә аралаштырмаска һәм элемтәләрне киметү өчен эшчеләр агымнарын бүләргә кирәк. Кергәндә антисептиклар урнаштырырга, биналарны яхшылап җыештырырга, биналарда бактерицид лампалары кулланырга, ә хезмәткәрләрнең үзләрендә температураны үлчәргә кирәк.

Хезмәткәр авырган очракта эш бирүче аны өенә кайтарып җибәрергә һәм табибның өйгә чакыруын контрольдә тотарга тиеш. Әгәр дә кул астындагы кеше башка илдән кайткан икән, аның башлыгына ковидка тест нәтиҗәләре әзер булганчы үз-үзен изоляцияләүне үтәүне контрольдә тотарга туры киләчәк.

Ниһаять, эш бирүчеләрнең кырыс ковид елында корпоративлар үткәрүдән һәм башка массакүләм җыемнарда катнашудан баш тартырга киңәш иттеләр. Моннан тыш, ашханә булмаган очракта, хезмәткәрләргә үз урыннарында ризык кабул итүне тыярга, туклану өчен аерым бүлмә бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X