Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришвәтчегә 3 млн сум штраф салынган

Яшел Үзән шәһәр суды карары белән стационар авырлык контроле посты җитәкчесенә, махсус рөхсәтсез килеш йөк автомобильләрен чыгарганга ришвәт алганы өчен, 3 миллион суммасында штраф түләячәк.

Ул Исаково авылы янындагы М-7 трассасында пост аша зур габаритлы йөк автомобильләрен йөртүчеләргә үзенең таксасын билгеләгән: 1000 сумнан алып 1200 сумга кадәр.
Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, тикшерүләр 36 яшьлек Казанда яшәүченең җинаять эше буенча 7 эпизодта катнашы булуы ачык­ланган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачык­лавынча, узган елның авгус­тыннан ноябрьгә кадәр «Зөя» дәүләт бюджет учреждениесенең стационар посты җитәкчесе барлыгы 140 мең сумнан артык акча алган. Ришвәтчелек фактлары ачыклану белән стационар пост җитәкчесе эшеннән азат ителә һәм аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 290нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный. Суд карарына ярашлы рәвештә, биш ел дәвамында ул ай саен 50 мең сум акча түләргә тиеш булачак.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең
матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев