Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришвәт алганда тотылган

Бехтерев исемендәге Яшел Үзән психоневрология диспансеры психиатрия бүлегенең элеккеге мөдиренә суд карары нигезендә ришвәт алган өчен 350 мең сум штраф салынды.

Яшел Үзән прокуроры урынбасары Людмила Тосакова хәбәр итүенчә, 2013 елның маенда дәвалау учреждениесе бүлеге җитәкчесе, әнисе психиатрия стационарында бер ай яткан Яшел Үзәндә яшәүчегә инвалидлык алу өчен, дәвалануны дәвам итүне тәкъдим иткән. Пенсионер хатынның дәваханәдә яткан һәр ае өчен бүлек мөдире 5әр мең сум акча сораган. Авыруның кызы бу шартлар белән килешеп, өч ай дәвамында таләп ителгән акчаны биреп торган. 2013 елның июлендә ул ВТЭКка Казанга документлар әзерләргә һәм аның өчен 10 мең сум акча кирәклеген дә хәбәр иткән. Хатын тагын ризалашкан һәм ВТЭКта аның әнисенә инвалидлык биргәннәр. Ике елдан соң - 2015 елның мартында инвалид пенсионерга тагын стационарга кереп ятарга кирәк булгач, кызы ЗПНДга мөрәҗәгать иткән.

Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат
хезмәткәре

Язманың тулырак вариантын газетаның 56нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев