Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ринат Рәхмәтуллин: “Онык көтәм”

Популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллинның җәе ничегрәк уза икән? Шул турыда белешергә дип автор-башкаручының үзенә шалтыраттык.

- Әткәй, мәрхүм, ярый әле Аллаһы Тәгалә төнне яраткан, ул булмаса кеше эштән бер дә туктый белмәс иде, дип әйтә торган иде. Көне бу әле бер, әле икенче шәһәргә, авылга сабантуйларга, концертларга йөргәндә гел шушы сүзләр колакта яңгырап тора. Юлдан кайткан арада яңа җырлар яздырам. Туйлар, бәйрәмнәр дә алып барырга күп чакыралар. 8-15 августта Пермь якларында сольный концертларым үтәчәк. Шул мәшәкатьләр белән дә чабып йөргән көннәребез.

Җәе булгач, бакча эшләре, вак-төяк ремонтлары да бар инде аның. Буадан берничә чакрым ераклыкта гына урнашкан Түбән Наратбаш авылында яшәүче әнкәй янына да көн дә кайтып йөрибез. Ул исән-сау гына була күрсен. Кечкенә кызыбыз Регина җәй буе аның янында. Менә әле дә лагерьдан кайтты да, тагын әнкәй янына авылга китте. Кызыбыз да бик матур итеп җырлый. Аны үзем белән бергә зур шәһәрләргә чыгыш ясарга да алам. Олы кызыбыз Ландышның кияүгә чыкканына ике ел. Әлегә бәбиләре юк. Оныкны бик көтәм инде. Кызым башта яхшы эшкә урнашам диде, менә хәзер эше дә булды инде, бәлки, онык белән дә озак көттермәсләр дип өметләнәбез.

Августның икенче яртысыннан соң ял турында да бераз уйларга вакыт калырга тиеш. Мин чит илләргә барырга кызыкмыйм. Ял итәр өчен үзебезнең Россия курортларын кулай күрәм. Быел Тоз күленә һәм Кырымга барырбыз дип торабыз, - дип планнары белән уртаклашты Ринат абый.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев