Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ринат Мистахов: Республика көне белән!

Хөрмәтле заводлылар! Кадерле ветераннар, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ширкәтенең күпмеңлек коллективы исеменнән Татарстанның иң мөһим дәүләт бәйрәме - Республика көне белән
чын йөрәктән котлыйбыз.

Менә инде 25 елдан артык 30 августта без сезнең белән үзебезнең дәүләтчелек булып, Республика оешкан көнне билгелибез. Нәкъ менә бу көнне 1990 елда республиканың югары советы Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте.

Узган ике дистә ел гади генә булмады, ул төрледән-төрле вакыйгалар агышына бик бай. Ни генә булмасын, республика - федератив мөнәсәбәтләр үсешендә һәм Россия дәүләтен ныгытуда мөһим фактор булды. Һәм бүген Татарстан Республикасы үзенең экономикада, сәнәгатьтә, иҗтимагый һәм мәдәни үсештәге казанышлары белән хаклы рәвештә горурланучы көчле, динамикалы үсеш алган регион. Бу уңышлар - Республика җитәкчелегенең һәм биредә яшәүче халыкның патриотизмы, эш сөючәнлеге, толерантлыгы, хезмәт һәм иҗат инициативасы нәтиҗәсе.
Кабул ителгән җитештерү программаларын тормышка ашыруда, әһәмиятле заказлар алганда ярдәме һәм заводны алдагы елларга эш белән тәэмин итүдә булышлыгы өчен, завод хезмәткәрләре Республика җитәкчелегенә рәхмәтле.
Регионның бай сәнәгать үсеше потенциалына юнәлгән көйле үзара бәйләнеш, алга таба да, Яшел Үзән шәһәре, Татарстан Республикасы өчен генә түгел, гомумән бөтен Россия мәнфәгатьләрен кайгыртырлык иң амбициоз мәсьәләләрне дә алга таба нәтиҗәле чишәргә безгә мөмкинлек бирәчәк.
Хөрмәтле заводлылар! Кадерле ветераннар, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Чын күңелебездән эшегездә уңышлар, күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм байлык телибез!

Ринат Мистахов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры
Михаил Подгорнов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең профсоюз оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев