Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Резидә Йосыпова – фестивальдә җиңүче

Быел бишенче тапкыр Россия МЧСы эгидасы астында ил буенча «Батырлык йолдызлыгы» исемендә иминлек һәм кешеләрне коткару темасына фестиваль бара. Шуның кысасында Түбән Новгородта журналист эшләре конкурсының региональ этабына нәтиҗә ясалып, бүләкләү тантанасына Идел буе төбәкләре лауреатлары җыелды. Алар арасында якташыбыз - Яшел Үзән янгын сагы федераль хезмәтенең 8нче отряды өлкән...

Быел бишенче тапкыр Россия МЧСы эгидасы астында ил буенча «Батырлык йолдызлыгы» исемендә иминлек һәм кешеләрне коткару темасына фестиваль бара. Шуның кысасында Түбән Новгородта журналист эшләре конкурсының региональ этабына нәтиҗә ясалып, бүләкләү тантанасына Идел буе төбәкләре лауреатлары җыелды. Алар арасында якташыбыз - Яшел Үзән янгын сагы федераль хезмәтенең 8нче отряды өлкән инспекторы Резидә Йосыпова да бар.
Исегезгә төшерәбез, Резидәнең бу беренче генә җиңүе түгел. Былтыр да ул республика этабында Идел буе төбәге буенча «Зеленый Дол» телекомпаниясенең штаттан тыш хәбәрчесе буларак җиңеп чыкты. Анда аның «Көн артыннан көн» яңалыклар программасы өчен әзерләгән сюжеты «Иң яхшы телевизион информация программасы» номинациясендә иң яхшысы дип танылган иде.
Быелгы бәйгедә Резидә Йосыпова, МЧС хезмәткәре буларак катнашып, «Тормыш иминлеге культурасы буенча иң яхшы акция» номинациясендә җиңүче булды. Аның эшенә мондый югары бәя Казанда җәйге Универсиада эшен як­тырт­кан өчен бирелде. Әлеге спорт форумында Резидә һәм аның хезмәттәшләре шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен иминлеккә кагылышлы чара­­лар уздырды.
- Универсиадада эш­ләгән көннәремне онытмыйм, - дип, кичерешлә­ре белән уртаклаша Резидә. - Анда спорт, яшьлек, бердәмлек атмосферасы безгә көч биреп торды. Аеруча Универсиада авылындагы бердәм «флешмоб» истә калган. Без анда чит ил спортчыларына волонтерлар һәм ирекле янгын сүндерүчеләр белән бергә МЧС символикасы төшерелгән галстуклар һәм биш телдә язылган белешмәлекләр тараттык. Яшьләр инглиз, француз, немец телендә аралашты. Миңа да студент чагымда өйрәнгән инглиз телемне искә төшерергә туры килде. Бөекбританиядән килгән параолимпиадада катнашучы белән сөйләштем. Ул, безнең акцияне яклап, иминлек турында бервакытта да онытырга ярамый, диде.
Универсиадада эшләү Резидәгә шундый якты тойгылар гына түгел, ә лаеклы бүләк тә китерде. Җиңүче дипломын һәм кыйммәтле бүләкләрне Түбән Новгородта узган «Батырлык йолдызлыгы» конкурсы лауреатларын котлау тантанасында Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны хезмәткәренә Россия МЧСының Идел буе төбәге үзәге җитәкчесе генерал-лейтенан­­т Игорь Паньшин үзе тапшырган.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, хәзер региональ этапта җиңүчеләрнең эш­ләре фестивальнең федераль дирекциясенә җи­бәрелгән. Якташыбызның эше, бәлки, 9 декабрьдә Мәскәүдә узачак Бөтенроссия конкурсының йомгаклау финалында да билгеләнер. Резидәне зур җиңүе белән котлап, аңа уңышлар телибез!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X