Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Резеда Шәрәфиева: «Көнчелек турында уйлап, вакыт әрәм иткәнем юк»

Резеда Шәрәфиева 50 яшен тутырып, шул хакта татар эстрадасына якын халыкка концерт куеп хәбәр итте. Концертны караган тамашачыларның комментарийларындагыча «18 яшьлек зифа кызлар кебек, битендә бер генә дә җыерчыгы булмаган» артистка яшен нигә яшереп торырга ди. Резеда белән бик күптәннән таныш буларак, аның картая белмәүче җырчы икәнлеген мин дә раслыйм....

Резеда Шәрәфиева 50 яшен тутырып, шул хакта татар эстрадасына якын халыкка концерт куеп хәбәр итте. Концертны караган тамашачыларның комментарийларындагыча «18 яшьлек зифа кызлар кебек, битендә бер генә дә җыерчыгы булмаган» артистка яшен нигә яшереп торырга ди. Резеда белән бик күптәннән таныш буларак, аның картая белмәүче җырчы икәнлеген мин дә раслыйм. Шулай!

- Язмышыңны җыр белән бәйләвең бер очраклылык кебек кабул ителсә дә, җырлый башлавыңа инде 20 елдан артып киткән. Рәссамлыктан «кыек юлга» - җырчылыкка күчүең шактый капыл һәм уңышлы булды. Үзең дә шул фикердәме?

- Бераз буталып, син әйткән «кыек юл»га кереп китүемә мин бик шатмын. Үземнең тамашачым бар, рәхәтләнеп, кирәклегемне, тыңлаучыларымның үземне яратуларын тоеп яшим, эшлим. Шулай булмаса, җырлап торуның кирәге дә булмас иде.

- Үзеңне нинди җырчы дип бәялисең?

- Бик тыйнак инде мин.

- Нәрсәдә чагыла ул тыйнак­лыгың?

- Бөтен нәрсәдә дә. Сәхнә кешесе бераз әрсезрәк булса әйбәтрәк бит инде ул.

- Минемчә, син тыйнаклыгың аркасында әллә ни каза күрми генә, уңышлы гына эшлисең, хәтта тормышта барысы да майлаган кебек бара дияр идем. Һәрхәлдә, читтән шулай күренә. Эстрада артистлары арасында дусларың күпме?

- Аллага шөкер, эстрадада да дусларым күп, гадәти тормышта да җитәрлек. Рөстәм Закиров, Алсу Әбелханова белән бик дус без, гомумән, татар эстрадасындагы барлык артистны да үземнең дустым итеп хис итәм, яшен дә, картын да дигәндәй. Бер-береңә булышсаң, хөрмәтле мөгамәләдә булсаң, әйбәт бит инде ул. Көнләшү, үчләшү дигән нәрсә юк миндә. Кемдер сиңа караганда уңышлырак икән, нигә аннан көнләшергә, бары үзеңә дә ныграк тырышырга гына кирәк.

- Ә синнән көнләшүчеләр бармы соң?

- Каян белим, бәлки бардыр да инде. Дөресе - шикләрем бар, ләкин ул хакта уйлап, вакыт әрәм иткәнем юк. Барысына да елмаеп, йомшак сөйләшеп тик йөрим.

- Түгәрәк туган көн уңаеннан зур табын корырсың инде. Сине мин бик мул куллы дип беләм, чынлап та шулаймы?

- Кирәгеннән артык мул куллы мин, Аллага шөкер. Ничек бирсәң - шулай аласың бит ул.

- Сез гаиләдә ничә бала?

- Без дүртәү, мин иң олысы.

- Әти-әниең сине башка туганнарыңнан артыграк яраттылар дип әйтә аласыңмы?

- Беренче бала ныграк яратыладыр инде ул. Мине бабам бик яраткан. Әни әйтә, бабаң сине «алтын төслем» дип кенә йөртә иде, ди. Әтинең әтисе булган инде ул. Мине кулына алган саен: «Күрерсез, минем кызым бер гөрләтер әле», - дия торган булган. Әни: «Әбиең: «Нәрсә сөйлисең соң син, нәрсәне гөрләтер?» - дип ачуланып та куя иде үзен», - ди. Кем уйлаган, бабамның сүзе рас килеп, сәхнәгә менәрмен, мине меңләгән тамашачылар тыңлар дип. Әле мин үзем дә һаман да ышанып бетмим, сәхнәдәге Резеда ул мин түгелдер сыман.

- Шәхси тормышың да җайланды кебек.

- Аллага шөкер. Бүгенге көнемдәге кебек халәттә, картаймыйча, туган-тумачаларым, якыннарым, дусларым исән-сау булып, бәла-казаларга тарымыйча, тыныч кына, матур гына бик озак яшәргә иде әле.

- Кызың да зур инде.

- Кызыма быел - 10 яшь. Әнигә - 70, миңа - 50. Бездә быел юбилейлар елы. Кызым Зөләйха поляк-инглиз телләрен тирәнтен өйрәнүче мәктәптә укый. Махсус телләр өйрәнсен дип сайламаган идек, өйгә якын булганга сайланды. Хәзер үзебез бик канәгатъбез, мәктәбебез әйбәт.



- Ничә яшькә кадәр җырлармын дип уйлыйсың?

- Бигрәк куркыныч сорау би­рәсең, 50 тулып туктамам инде.

- Тукта димим бит, ничә яшьтә туктарсың икән, дим. 90да йә 100дә дип җавап бирә аласың.

- Юк инде, картаеп, ямьсезләнеп беткәч, сәхнәгә чыкмау хәерлерәк булыр.

- Бу әле синең 50 яшьлек «балалыгың» биргән җавап. Күпләрнең 80не узгач икенче сулышлары ачыла, минем хәтердә андый очраклар һәм ишеткән сүзләр бар.

- Бирсен Ходай.

- Хәзер хатын-кызларның кул эшләре белән мавыгуы кабат «мода»га керде. Син рәссам, дизайнер, андый берәр шөгылең бармы?

- Аңа вакыт юк әле. Башланган, ләкин тәмамланмаган картиналарым бар, Зөләйха да ясаштыргалый. Без гел юлда бит. Гастрольдә булмаганда, авылга кайтабыз. Авыл Казаннан ерак. Юл да хәлне ала.

- Кызың авылны яратамы соң?

- Ул кечкенә вакытта гел авылда булдык, бик еш кайта идек. Быел әбисенә әйтә: «Әби, мин аңладым, Казанда яшәү рәхәтрәк икән», - ди. Хәзер Зөләйха зур кыз бит инде, авылга кайтып курчак уйнап утырасы түгел, эш эшлисе, бәрәңге чүбе дә утыйсы бар. Аннан, барлык оча торган бөҗәкләрдән курка ул. Чебеннән, бал кортыннан коты оча, берничек тә шул куркуыннан биздереп булмый. Бөҗәксез авыл юк бит ул. Үскән саен, авылга сирәгрәк кайтырга дигән сәбәп­ләрне табып кына тора.

- Мәхәббәт бармы ул?

- Ничек булмасын, бар!

- Әгәр сиңа дуслыкта, мәхәббәттә хыянәт итсәләр, син үзеңне ничек тотасың?

- Ул кешеләр белән исәнләшәм, аралашам, ләкин бер җитди эш тә йөртмим.

- Кемнедер яклап, үзеңнең уңайсыз хәлдә калганың булдымы?

- Минем ул яктан хәйләм бар - башкаларны үземә зыян салмый гына яклый беләм, кызып киткән мәлдә дә каты сүз әйтми кала алам.

- Алтын балык тотып, аңа өч теләк әйтә алсаң...

- Якыннарыма исәнлек, сәхнәдә озын-озак иҗат итү, дөньялар, илләр-җирләр имин булсын.

- Кызың буй җиткәч, башка милләт егетенә гашыйк булса, моны ничек кичерерсең икән?

- Мин кызыма бәхет телим, әлбәттә. Шулай да, андый очракта борчылыр идем. Без, татар артистлары, бик аралашып яшибез, күбебезнең балаларыбыз яшьтәшләр. Малайлар бар, кызлар, аларны аралаштырырга, төрле бәйрәмнәрне ешрак оештырырга тырышабыз. Үзебезчә шулай «димләштерәбез» инде. Зәмирә Рәҗәпова безнең кызыбызны шаярып «килен» дип йөри инде. Мин үз чиратымда кызымны бөтен өй эшләренә, чисталык­ка, пөхтәлеккә өйрәтәм. Анасы эшкә өйрәтмәгән, дип сүкмәсеннәр дим. Шулай яшәп ятабыз менә. Сәхнә дә, өй дә, бала да - барысы да гармониядә.

    Зимфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
    Шәһри Казан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев

    2
    X