Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республикада СOVID-19дан ике яңа үлем очрагы теркәлгән

1948 елда туган хатын-кыз Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән салына.

Җитди хроник авырулары була. Коронавирус авыруы лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

1946 елда туган Саба районында яшәүче бер ханым Казан шәһәренең 2нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Хәле хроник авырулары кискенләшүе аркасында начарлана. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнә. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
30 сентябрьгә COVID-19дан 76 үлем очрагы теркәлгән. Моннан тыш, бүген Татарстанда 25 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән. Шуларның 1се – читтән кертелгән, 24е – контактта булганнар. 5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 20се өйдә дәвалана.
Географиясе:
1. Казан – 13
2. Яр Чаллы – 1
3. Аксубай – 1
4. Әлмәт – 1
5. Биектау – 2
6. Яшел Үзән – 4
7. Түбән Кама – 1
8. Саба – 2

30 сентябрьгә Татарстанда 7230 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Бөтен чорда 6092 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә – 27. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X