Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика ифтары Татарстанда иминлек чаралары нигезендә үткәрелә

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Республика ифтары, барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәп, узачак.

Бу хакта «Татар-информ» МА ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Резедә Закирова хәбәр итте.

«Республика ифтары гамәлдән чыгарылмый. Ул кирәкле куркынычсызлык чаралары нигезендә булачак", - дип ассызыклады Агентлыкның әңгәмәдәше.

«Казан Экспо»га бер өстәл артында 5 меңгә якын дин тотучы җыелыр дип көтелә. Алар арасында хакимият органнары җитәкчеләре һәм бизнесменнар да, аз керемле мөселманнар да бар. Чара 18 сәгатькә планлаштырылган.

Шулай ук ифтарны оештыручылар «Ак Барс Арена» стадионына мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар-бокслар тарату турында Карар кабул иттеләр. Чара эпидемиологик хәл таләпләренә туры китереп үткәреләчәк.

Бүген иртән Казанның 175-нче номерлы гимназиясе бинасына кораллы җинаятьче бәреп керә. Соңгы мәгълүматларга караганда, һөҗүм нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә салынган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фаҗига уңаеннан 12 майны республикада матәм көне дип игълан итте.

Россия Президенты Владимир Путин Казан мәктәбендә атуда һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика Хөкүмәте фаҗигадә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең гаиләләренә түләүләр әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев