Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әрәдә Авыл көне гөрләде (Фото)

Район авылларында бәйрәмнәр оештыру дәвам итә.

Әрә авылы да читтә калмады. Җәйге матур кичтә клуб янындагы мәйданга авылдашлар, читкә киткән яшьләр, өлкәннәр һәм балалар Әрә авылы бәйрәменә җыелды.

Туган ягыннан еракта булганнарга ул күптән күрешмәгәннәр белән очрашу урыны да, туган нигез, туган авыл белән бәйләп торган үзенчәлекле чара да, ял итү өчен менә дигән мөмкинлек тә. Бәйрәмне оештыручы мәдәният хезмәткәрләре Гөлнара Яруллина, Гөлшат Зәйнуллина, Гөлфинә Вәлиева иганәчеләрен дә таба, бәйрәмне дә менә дигән итеп оештыра белгән. Бәйрәмне Әрә авылы имам-хатибы Гомәр Җиһангиров, авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин ачып җибәрде.

Һәр төбәкнең матур кешеләре белән билгеле. Үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга тирән эз калдырган шәхесләр яши. Матур табигатьле, җыр-моңга, шигърияткә, хуш исле болыннарга, урманнарга, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Әрә авылыбыз, бик күп сәләтле ул-кызлар үстереп, бүген алар белән горурланып яши. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская - беренче татар хатын-кыз актрисасы (әтисе Әрәдән), Арыслан Батыршин-композитор, Мөхәммәтхан Фазлуллин - профессор, Әминә апа Фазлуллина - ветеран укытучы, бүгенгесе көндә Айдар авылында яши; Илгизәр Фазлуллин - шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Күгеш чишмәләре" китабы авторы, Якуб Зәнкиев - язучы (әнисе Әрәдән), Сәрия Сабурская (әтисе Әрәдән), Лут Низамиев - химия фәннәре кандидаты. Шушы яктан, шушы туфрактан алар…

Саклап калыйк авылыбызны,

Бар бит беткән авыллар.

Ярый әле авылыбызда

Моңлы азан тавышы бар,-

дип яза Әрә авылына багышлап язылган "Авылыма" исемле шигырендә Әминә апа Фазлуллина. Авылыбызда ерактан нур чәчеп, балкып торучы иман йорты-мәчетебез бар. Бу мәчет төзүне башлап йөргән һәм торгызуга күп көчен сарыф иткән Гөлшат апага изге гамәле өчен зур рәхмәт. Авылдашыбыз, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Күгеш чишмәләре" китабы авторы Илгизәр абый Фазлуллин да "Гөлшат мәчете" шигырендә болай дип яза:

"Әрәле ул минем туган ягым,

Күгеш , Айдар, Күгәй, Бәчекле.

Алардан да күренәдер кебек,

Авылымдагы Гөлшат мәчете."

"Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга да ата- аналарны олылау; туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү; табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга һәм калдырырга тиешбез" дип бәйрәмне дәвам итте Гөлнара Яруллина. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз, котлаулар, төрле уеннар белән үрелеп барды. Татарның элек-электән килгән бик яхшы, күркәм гадәте бар: килгән кунакны чәй эчерми чыгармаганнар. Чәй эчерү ихтирам билгесе булып саналган. Бу кичтә казанда шулпа пеште, самоварлар кайнап торды. Әлеге чарага килүчеләр хуш исле шулпадан авыз итеп, күңел ачып бәйрәм иттеләр. Салют та, концерт та халык күңеленә хуш килде. Авыл кешеләре бәйрәмне оештыручыларга, пешерүче килен-кызларга, спонсорлык ярдәме күрсәткән авылдашларына, шулай ук Әрә, Күгеш, Айдар авылы яшьләренә, авыл клубы мөдирләре Яруллина Гөлнарага, Вәлиева Гөлфинәгә олы рәхмәтләрен әйтеп таралышты.

Рәхмәт сезгә, авылдашларым! Шундый матур кичтә рәхәтләнеп ял иткән, күңел ачткан, бер-берсе белән аралашкан өчен. Һәрбарчабыз исән-сау булып, кайгы-борчуларсыз, һәр туасы көнгә куанып, күңел күтәренкелеге белән эшләргә, яшәргә язсын!

Фәния Әсәдуллина,

Яшел Үзән

Фотолар МБУ ЦКС "Заволжье" сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев