Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«РариТЭК» газ ягулыгына ишекләрен ачты

Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник җайланмалар, фильмнар күрсәтү өчен махсус экран белән җиһазланган уку үзәге, чыннан да, иң таләпчән автотранспортчының да зәвыгын канәгатьләндерерлек. "РариТЭК"ның 15 еллык эшчәнлеген яктырткан фильмны караганнан соң, фикер алышу гамәли яссылыкка, ягъни автомобильләрне газга күчерү цехына күчте.

Йөзләгән "КАМАЗ"лар тезелеп киткән иркен мәйданда "метан" ягулыгы тутырылган зур баллоннар бихисап. Компаниянең җаваплы белгечләре әлеге баллоннарны авыр йөк автомобильләренең шассиена урнаштыру тәртибен аңлата, техник характеристикасы белән таныштыра. Метанның куркынычсыз ягулык икәнен дәлилләү максатында, махсус стендка шартлаган баллон урнаштырылган. Әлеге ягулыкның төп үзенчәлеге: шартлаганда эчендәге детальләре читкә чәчелми һәм машинаны шартлатмый.

"РариТЭК" - Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүне беренчеләрдән булып башлап җибәргән предприятие. Бүгенге көндә заманча технологияләр һәм югары квалификацияле персонал белән тәэмин ителгән компания җиңел һәм йөк автомобильләрен, шулай ук коммерция нигезендә эшләүче транспортны табигый газга көйләүнең комплекслы системасын тәкъдим итә. Һәр предприятие үз чыгымнарын оптимальләштерергә тырышкан икътисадый һәм финанс тотрыксызлыгы чорында яңа проектны тормышка ашыруны үз өстеңә алу, әлбәттә, кыю адым. Ләкин ягулык-майлау материалларын системалы төстә экономияләүгә күчми торып, әлеге мәсьәләне хәл итеп булмаячак.. Бу нисбәттән, автопаркны газ ягулыгына (метан) күчерү мөмкинлеге иң нәтиҗәле ысул буларак тәкъдим ителә. Әлеге ягулыкның өстенлекләре дә инде расланган. Метан - экологияне пычратмый торган иң очсыз һәм куркынычсыз ягулык.

Моннан тыш, ТР хөкүмәте газ баллоны җайланмасының бәясе һәм аны "РариТЭК"ның аттестацияләнгән сервис үзәгендә урнаштырган өчен чыгымнарның 30 %ы күләмендә субсидия түли. Өстәвенә, "Газпром газ ягулыгы" компаниясе метан ягулыгына көйләнгән һәр транспорт берәмлегенә 1500 куб метр газга ягулык картасы бүләк итә. Әлеге ягулык, 100 километрга 9 литрдан исәпләгәндә, 15000 километрга җитә.

Шулай итеп, "РариТЭК" та автомобилен газ ягулыгына көйләүче елына 500- мең километр узган очракта да 118 000 сумын янга калдыра. АИ-95 бензинының 1 литры - 35, ә метанның 1 куб метры 11,50 сум торуын исәпкә алсак, газ ягулыгына күчүнең өстенлеге көн кебек ачык. Очрашуда катнашкан автотранспортчыларның бердәй фикере бу.

Рәзинә Насыйбуллина

Шәһри Чаллы: http://shahrichalli.ru/tt/component/k2/item/5469-%E2%80%9Craritek%E2%80%9D-gaz-yagulyigyina-ishekl%D3%99ren-achtyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X