Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Рамазан ае - сынау ае ул. Мөселманнар ай буе төн йокыларын йокламыйча, ашамыйча-эчмичә, гөнаһ-гайбәтләрдән ерак торып, Аллаһ Тәгаләгә якынлаштылар, тугрылыкларын күрсәттеләр. Бу айда иман йортларының ишекләре ябылмады, мөселманнар намазларын укыды, ифтар мәҗлесләренә җыелды.

Менә изге айның соңгы көннәре дә килеп җитте. 17 июль - Ураза гаете көне.

Котлыйбыз!

- Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезнең барчагызны да олуг бәйрәм белән котлыйм! - дип җиткерә үз котлауларын Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. - Ил-көннәребез имин, гаиләләребез тату, табыннарыбыз мул, тоткан уразаларыбыз кабул булсын. Рамазан аенда укылган бер намаз - мең намазга, 1 изгелек мең изгелеккә тиң булды. Моны аңлаучылар изге айның һәр минутыннан файдаланып калды. Авыр сынау булса да, аның узганы сизелмәде. Менә шундый хикмәтле ай ул: авыр да, шул ук вакытта җиңел дә. Тугры кешене Аллаһ Тәгалә җиңеллекләрдән ташламады, иншаллаһ.

Фитыр сәдакасы бирү - вәҗиб гамәл

-Фитыр сәдакасы һәр мөселман өчен вәҗиб гамәл, - дип аңлата Габделхәмит хәзрәт.- Татарстан мөфтияте акчалата фитыр күләмен 100 сумнан алып 500 сумга кадәр билгеләде, ягъни һәр кеше, үз мөмкинлегеннән чыгып, 100 сумнан яки күбрәк күләмдә бирә ала. Аны Гаеткә кадәр бер-ике көн алдан бирергә кирәк. Тик гает намазыннан кичектерергә ярамый. ("Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын ураза тотучыга ялган һәм башка төр яман сүзләрдән чистарыну буларак, мескеннәрне ашату өчен фарыз кылды. Кем аны гает намазына кадәр бирә, ул кабул була. Кем Гаеттән соң калдыра, гади сәдакалардан китә"). Мәчетләргә китереп бирелгән фитыр сәдакаларыннан без ел саен бүләк пакетлар әзерләп, шәһәрдәге мохтаҗ кешеләргә, ятимнәргә өләшәбез.

Фитыр сәдакасының күләме гамәлдәге азык-төлек бәясеннән чыгып, бер "саг" микъдарда бирелә. Мәсәлән, дөге,он, карабодай, борчак, тары,шикәр, йөзем һәм башкалар. "Саг" ул - билгеле бер күләмле савыт. Бер "саг" зур куллы кешенең дүрт куш учына тора. Бу , чама белән, 2,4 килограмм яки өч литр тирәсе була.

Һәр мәчеттә - гает намазы

Мөэмин мөселманнар Ураза бәйрәмен 17 июльдә билгеләп үтәчәк. Шәһәрнең өч мәчетендә ("Кызыл" мәчет, Җәмигъ мәчете, "Тынычлык" мәчете), район мәхәлләләренең барысында да бәйрәм намазлары укылачак. Бу көнне, 2 сәгать 20 минутта азан әйтеләчәк, коръән укылачак, бәйрәм вәгазенең сихәте турында сөйләнәчәк. 3 сәгать 40 минутка кадәр гает вәгазе сөйләнә.

Гает намазы 3 сәгать 50 минутта башлана.

- Гает намазына чиста киемнәр киенеп, гөселләнеп, пакъланып килергә кирәк, - дип сөйли хәзрәт. - Тәмәке һәм башка начар исләр килеп тормасын, чөнки болар намазыңа кимчелек кертүне, дин кардәшләреңне кимсетү кебек була. Балаларыгызны да мәчетләргә ияртеп алып килегез, яшьләргә юлны олылар күрсәтергә тиеш һәм ул аларның бурычы. "Мин киттем", - дип үзегез генә чыгып китмәгез. Мәчетләргә йөрергә без өйрәтмәсәк, аларны кем өйрәтер. Таркаулык хәлендә яшәмик, яшь буынга да иман юлына сукмакны үзебез күрсәтик. Шуны да билгеләп узасым килә, Ураза гаете көненең рәсми ял көне буларак игълан ителүе күп нәрсә турында сөйли, шуңа күрә без барыбыз да республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Алар халык мәнфәгатьләрен истә тотып эш алып бара. Рамазан ае буена мәчетләребездә ифтар мәҗлесләре уздырылу шулай ук матур күренеш. Анда без күпме тәрбияви вәгазьләр тыңлыйбыз, рухыбызны баетабыз, җаныбызны сафландырабыз. Намаз һәм догалар укып, гөнаһлардан ерак торып иманыбызны арттырабыз. Хәзер шушы сынаулардан соң бәйрәм итәргә дә була. Барчагызны тагын бер кат Ураза гаете белән котлыйм. Рамазан гаете мөбарәк булсын, мөхтәрәм дин кардәшләрем, яшел үзәнлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X