Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын!

Рамазан ае - сынау ае ул. Мөселманнар ай буе төн йокыларын йокламый, ашамый-эчми, гөнаһ-гайбәтләрдән ерак торып, Аллаһ Тәгаләгә якынлашты, тугрылыкларын күрсәтте. Бу айда иман йортларының ишекләре ябылмады, мөселманнар намазларын укыды, ифтар мәҗлесләренә җыелды.

Менә изге айның соңгы көне дә килеп җитте. Бүген, 17 июль, Ураза гаете көне.
- Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезнең барчагыз­ны да олуг бәйрәм белән котлыйм! - дип җиткерә үз котлауларын Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

- Ил-көннәребез имин, гаи­ләләребез тату, табыннарыбыз мул, тоткан уразаларыбыз ка­бул булсын. Рамазан аенда укылган бер намаз - мең намазга, 1 изгелек мең изгелеккә тиң булды. Моны аңлаучылар изге айның һәр минутыннан файдаланып калды. Авыр сынау булса да, аның узганы сизелмәде. Менә шундый хикмәтле ай ул: авыр да, шул ук вакытта җиңел дә. Тугры кешене Аллаһ Тәгалә җиңеллекләрдән ташламады, иншАллаһ.

Фитыр сәдакасы бирү - вәҗиб гамәл
- Фитыр сәдакасы һәр мөселман өчен вәҗиб гамәл, - дип аңлата Габделхәмит хәзрәт. - Татарстан мөфтияте акчалата фитыр күләмен 100 сумнан алып 500 сумга кадәр билгеләде, ягъни һәр кеше, үз мөмкинлегеннән чыгып, 100 сумнан яки күбрәк күләмдә бирә ала. Аны Гаеткә кадәр бер-ике көн алдан бирергә кирәк. Тик гает намазыннан кичектерергә ярамый. Мәчетләргә китереп бирелгән фитыр сәдакаларыннан без ел саен бүләк пакетлар әзерләп, шәһәрдәге мохтаҗ кешеләргә, ятимнәргә өләшәбез.

Һәр мәчеттә - гает намазы
Мөэмин мөселманнар Ураза бәйрәмен 17 июльдә билгеләп үтәчәк. Шәһәрнең өч мәчетендә («Кызыл» мәчет, «Җәмигъ» мәчете, «Тынычлык» мәчете), район мәхәлләләренең барысында да бәйрәм намазлары укылачак. Бу көнне 2 сәгать 20 минутта азан әйтеләчәк, Коръән укылачак, бәйрәм вәгазенең сихәте турында сөйләнәчәк. 3 сәгать 40 минутка кадәр гает вәгазе тыңларга мөмкин булачак.
Гает намазы 3 сәгать 50 минутта башлана.
Барчагызны тагын бер кат Ураза бәйрәме белән котлыйм. Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын, мөхтәрәм дин кардәшләрем, яшел үзәнлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев