Оештыручылар әйтүенчә, акциянең төп максаты - мөселман җәмгыятенең игътибарын инвалидлар проблемаларына юнәлтү, ифтар һәм төнге намазлардан соң аларны өйләренә озатып кую. Акциядә автомобиле булган кешеләр катнаша ала. Димәк, теләкләре булган автомобиль йөртүчеләр инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне төнге намаздан соң өйләренә озатачак.
Мондый акция "Ярдәм" мәчетендә беренче тапкыр уздырыла, моңа кадәр ул республиканың Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә үткәрелгән. Инде бүген үк акциядә катнашырга дистәдән артык кеше теләк белдергән.
Быел изге ай 18 июнь көнне башлана, ә Ураза бәйрәме 17 июльдә үткәрелә.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев