Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рак авыруына каршы көрәштә 10 адым

1.Җиләк-җимеш, яшелчә һәм тупас җепселле ризыклар ашагыз. Азык, организмда тупланучы канцерогеннарны (яман шеш китереп чыгарырга сәләтле матдәләрне) “бастырырга” сәләтле үсемлекләргә, А, В, С, Е витаминнарына бай булсын.

2.Май микъдары аз күләмдә булган ризыклар ашарга тырышыгыз.

3.Гәүдә авырлыгын контрольдә тотыгыз. Майлы туклану рационы, бигрәк тә физик активлык булмаганда, шөшләр барлыкка килүгә “саллы” сәбәп булып тора.

4.Актив яшәү рәвеше алып барыгыз. Атнасына 3-4 тапкыр яртышар сәгать физик күнегүләр онкологик авырулар килеп чыгу куркынычын киметә.

5.Спиртлы эчемлекләрне күп кулланмагыз. Алкоголь организмга кире кайтарып булмаслык җимергеч тәэсир ясый.

6.Тәмәкедән баш тартыгыз. Аны тарткан кеше тартмаучылардан 15 елга азрак яши.

7.Тирегезне тикшереп торыгыз. Барлыкка килгән яңа таплар, миңнәр (бигрәк тә канап торучы, кычытучы һәм үсүче) - борчылу өчен сәбәп булып тора.

8.Хатын-кызларга күкрәкләрен карап торырга. Аларга 18 яшьтән соң ай саен үзлектән тикшерү ясап торырга, ә елга бер табибта күренергә кирәк.

9.Хатын-кызларга даими гинекологка күренеп тору мәслихәт. Елга бер УЗИ аша тикшеренү мәҗбүри.

10.Ел саен профилактик медицина күзәтүе узарга кирәк. 

Гөлнара  Вәлиева әзерләде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X