Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Райондашыбыздан ярдәм – бронялы УАЗ машинасы

Автомобиль сугыш кырыннан яралыларны ташу өчен кулланылачак

Менә шушындый вакытта беленә кемнең кем булуы. Гомер-гомергә шулай булган: авыр вакытларда кемнәрдер башын комга тыга – имеш, белмим дә, ишетмим дә. Кемнәрдер мизгелдән файдаланып, баеп калырга тырыша (монда русларның «Кому война, кому мать родна» әйтеме бик туры килә).


Хәзер дә шундый хәл күзәтелә: сугышчыларга кирәк-яраклар сатыла торган кибетләрдә бәяләр якын килмәслек булып күтәрелде. Халык нишләсен, иң якын кешеләренә акчасын җәлләми, соңгы сумнарын чыгарып булса да, җыеп, киендереп озата. Менә андый эшмәкәрләрне хөкем итәр идем мин. Әгәр дә синең җаның бар икән, киресенчә, бәяләрне төшер, ярдәм ит болай да югалып калган мобилизацияләнүчеләргә! Андый күз яшьләренә төрелеп кергән акчаның рәхәте булырмы икән?! Әле, бәхеткә, тагын бер төр кешеләр бар: алар арасына пенсия акчасының соңгы тиененә булса да үзеннән өлеш кертүчеләрне дә һәм бизнес мөмкинлекләренә яки йөрәкләре кушуына карап, зурдан ярдәм күрсәтүчеләрне дә кертеп була.


Белгәнегезчә, шәһәрдә генә түгел, районыбыз авылларында да хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташларыбызга бик күп ярдәм җыелды. Халыкта Ватанына (дәүләт белән бутамагыз) һәм сугышчыларга карата тугрылык канда яши әле.

Тормышын, шулай ук, Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, бүгенге көндә отставкадагы майор, Яшел Үзәндә «Ритуал» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Мостафин, хәзер хәрби пенсионер буларак, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итә.

Ул гаиләләрендә бердәнбер хәрби түгел, бу юл Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасыннан башланган дисәң дә була. Математика укытучысын 1943 елда сугышка алалар һәм ул Чехословакиядә капитан званиесендә демобилизацияләнә. Тагын бер абыйсы Казан артиллерия училищесын тәмамлап, ракетчик була һәм Украинада хезмәт итә. Радик та алар үрнәгендә хәрби белем ала, уңышлы тәмамлый. 10 ел дәвамында, 1993 елга кадәр Төньяк Кавказда хезмәт итә. Ә инде гаскәрләрне киметү башлангач, хәрби хезмәттән китеп, Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә урнаша. Аннан майор званиесендә лаеклы ялга китә. Тормыш иптәше дә махсус учреждениедә хәрби психолог, шулай ук майор һәм ул ире белән бергә хезмәт иткән. Улы юридик факультетның өченче курсыннан үз теләге белән Севастопольгә диңгез пехотасына хәрби хезмәткә киткән. Анда «учебка»дан соң махсус операциядә катнашу өчен рапорт язып, Сириягә юлланган. 7 ел анда хезмәт итеп, кайткан.
Хәрби кеше иң төп нәрсәнең Ватанга хезмәт итү икәнен аңлый һәм аның ике юлы бар – йә катнашырга, йә ярдәм итәргә. Кызганыч, мине алмадылар, туры килмим, диделәр. Димәк, мин моннан торып сугышчыларга ярдәм итәргә тиеш. Хәзерге эшчәнлегем буенча мин хәрби операциядән «кайтучы»ларны җирләүдә катнаштым һәм документлар буенча, күпчелек сугышчыларның ядрә кыйпылчыкларыннан, пулядан һәлак булуы күренә. Шуңа күрә, санитар подразделениеләргә ярдәм йөзеннән, бронялы УАЗ сатып алырга карар кылдык. Ни өчен УАЗмы? Чөнки аның көпчәкләре алда һәм шартлаган очракта да аны йөртүчегә зыян килмәячәк, ул броня-капсула эчендә калачак, ә «буханка»да йөртүче нәкъ көпчәк өстендә утыра,дип сөйли Радик Рамилович.


– УАЗ хәрби күзлектән караганда иң ышанычлы машина, безнең егетләрне сугыш кырыннан эвакуацияләгән вакытта очраклы яки махсус ядрә кыйпылчыгыннан һәлак булу куркынычы юк. Без аның салонындагы арткы утыргычларын алдык, анда хәзер яралыларны ташый торган носилкалар куярлык урын бар. Эчтә башка бернәрсәсен дә үзгәртмәдек. Горький исемендәге заводта цех начальнигы булып эшләүче Радик Сабирҗанов ярдәм кирәген ишетеп, радиаторга броня-калкан ясап бирде, шәһәребезнең бер автосервисы техник күзәтү ясады – машина төзек, куллануга әзер. Бер депутат чыдам яңа көпчәкләр бүләк итте. Сугыш хәрәкәтләре зонасында булган егетләр белән «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») аша аралашабыз. Аларга төнлә күрсәтә торган прибор да кирәклеген белдек һәм Марсель Морзабаев аны тапты, бәхеткә ул төзек булып чыкты. Гомумән, бу машина бәхетле булырга тиеш: без сатып алганда аның номерлары 14-14 иде, ә хәзергесе – 123 – шулай ук «зеркальный».

Аллаһ Тәгалә безнең яклы, барлык (ред.)якыннарыбыз исән сау килеш әйләнеп кайтсыннар.

Амин! Тагын бер-ике көннән, гуманитар ярдәмне дә төяп, машина юлга кузгалачак, диделәр.
Кирәкле модификацияле автомобильне «Интернет» челтәрендә игъланнар буенча эзләгәннәр һәм танышлары арасында Марий Эл Рес публикасында яраклы «УАЗ» барлыгын ачыклаганнар. Радик Мостафин сүзләренчә, авто хуҗасы, техниканы ни өчен сатып алуын белгәч, зур ташлама ясаган.
– Ул барлык яктан да броняланган, ядрә кыйпылчыклары эләгү һәм атышу куркыныч түгел. Безгә, хәтта, УАЗны карау өчен, хәрби часть вәкиле дә килде, аңа автомобиль бик ошады! – ди, «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Марсель Морзабаев. – Машина авыр, яңа көпчәкләрне эштән чыгармас өчен, «Ритуал» оешмасы эвакуатор яллаячак. Анда илтеп тапшыргач, машина руле артына «Алга» батальоныннан Студент позывнойлы кеше, ә аның белән Казаннан Апостол позывнойлы доктор утырачак. Ул килгән иде, без аңа машинаны күрсәттек. Әле күптән түгел генә шалтыратыштык, кич белән ул безгә кайчан юлга кузгалырга һәм техниканы нинди адрес буенча илтергә кирәклеген хәбәр итәчәк. Шулай итеп, броняланган УАЗ безнең яктан бик зур ярдәм булып, дислокация урынына тапшырылачак. Аның бик күп гомерләрне саклап калачагына ышанабыз.


Мондый зур һәм бик тә кирәкле бүләк өчен рәхмәтләрнең иң олысы булсын сезгә, игелекле якташлар! Әлеге машинаның чынлап та гади сугышчыларга ярдәм күрсәтүгә хезмәт итәчәгенә бик тә өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев