Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Раифа бистәсендә «Киләчәк» паркы ачылды

Аңа нигез Татарстан Республикасында Парк һәм скверлар елы уңаеннан салынган иде.

Әлеге бистәдә өч торак пункт исәп­ләнә - Раифа һәм Садовый поселоклары, Бело-Безводный авылы - барлыгы ике мең кеше яши. Биредә халык җыелып ял итәрлек урын булмаганлыктан, парк төзүгә ихтыяҗ күптән бар инде. Җиңү көненә сугыш кырларында ятып калганнарга истәлек һәйкәл ачканнар иде, инде менә тагын бер вакыйга.
- Президент программасы буенча парк төзүгә материаллар бирелде, ә калганын биредә яшәүчеләр һәм иганәчеләр ярдәме белән булдырдык. Битарафлар бездә юк, - диде Раифа җирлеге башлыгы Эмма Җаббарова.
Барлык килүчеләрне тәмле пылау белән сыйладылар. Бу күңелле чара салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев