Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр икенче автомобильче закон боза

ЮХИДИ инспекторлары әледән-әле полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә рейдларга чыгып тора.

Соңгысы 26 августта булды. Рейд барышында инс­пекторлар 70 автомобильне туктатып тикшергәндә 32 закон бозу очрагына тап булган.
- Иминлек каешын кимичә руль артына утыручылар кимеми, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин. - Бер тикшерүдә генә дә 10 машина йөртүче шул сәбәп­ле тотылды. Аларга хәзер 1000әр сум штраф түләргә туры килер. Осиновоның Җиңүнең 40 еллыгы урамында номерсыз «ВАЗ-21053» автомобиле туктатылды. Рульдә 16 яшьлек яшүсмер булуы ачыкланды. Аңа карата берьюлы 3 административ эш кузгатылды: машина йөртү хокукыннан тыш рульгә утырган (штраф 5 меңнән алып 15 мең сумга кадәр), теркәлү номеры булмаган (5 мең сум штраф) һәм кырый тәрәзәләре тонировкаланган өчен - 500 сум штраф.
ЮХИДИ җитәкчесе сөйләвенчә, К.Маркс урамында «Шевроле» автомобилен йөртүче 51 яшьлек хатын җәяүлегә юл бирмәгән өчен 1500 сум күләмендә штраф түлиячәк. Ленин урамында туктатылган «Тойота» автомобиленең капот астындагы номеры рам номеры белән туры килмәгән. Автомобильне махсус тукталышка илтеп куйганнар, ә йөртүчесе - 60 яшьлек иргә админис­тратив эш ачылган.
- Шуны да искәртеп узасы килә, - диде Рамил Идиятуллин. - Ялган дәүләт номерлары белән йөргән өчен машина йөртүче идарә итү хокукыннан 6 айдан алып 1 елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин. Әгәр дә штраф вакытында түләнмәү очрагы фаш ителсә, материалларны мировой судья карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X