Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

QR-кодлар “Дәүләт хезмәтләре" хатасы аркасында юкка чыгарылган

Коронавирустан вакцинация ясау турындагы сертификатларның гамәлдә булу вакыты дәүләт хезмәтләре сайтында өзеклек булу сәбәпле үзгәргән.

Бу хакта COVID-19га каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр итә.
Прививка сертификатларының гамәлдә булу вакыты бер елдан ярты елга кадәр кимегән кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталының ярдәм итү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Шулай ук шикаятьне онлайн бирергә була. Вакцинация турындагы яңа сертификат кулланучының шәхси кабинетында күрсәтелгән почтага киләчәк.

QR-кодлар белән проблема 8 ноябрь иртәсендә барлыкка килгән. Бу хәл РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинация турында сертификат формасын яңартканнан соң килеп чыга. Шуның белән бер үк вакытта вакциналаштырылган гражданнарның QR-кодларның гамәлдә булу вакыты да кыскарган. Нәтиҗәдә, ярты ел элек прививка ясаткан кешеләр сертификатларының гамәлдә булмавын ачыклаган. Ә дәүләт тарафыннан QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскарту турында хәбәр ителмәгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев