Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Протоиерей Алексей Колчерин төзәтмәләр турында: киләчәгебез өчен тавыш бирү мөһим

Динле кешеләр өчен Конституциядә "Алла" сүзләрен искә алу бик мөһим, чөнки дәүләт илнең рухи бөтенлеге турында кайгыртуын күрсәтә.

Бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә Казан православие дини семинариясенең беренче проректоры Алексей Колчерин катнашты. Ул Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 60 нчы урта мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

"Һәр кешегә үз илеңнең һәм үз гаиләңнең киләчәге өчен тавыш бирү бик мөһим, дип саныйм. Бу процесска бик җитди карарга кирәк. Тавышыңны биреп кенә калмыйча, төзәтмәләр белән танышу, аларны җентекләп укып чыгу. Бу гражданлык позициясе генә түгел, ә нәкъ менә безнең һәрберебезне чынлыкта борчый торган нәрсә ", - дип ассызыклады Алексей атакай.

Ул, дин тотучылар өчен Конституциядә "Алла" сүзләрен искә алу бик мөһим, чөнки дәүләт илнең рухи бөтенлеге турында кайгыртуын күрсәтә. Өстәвенә, бу барлык диннәргә дә кагыла.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең беренче көнендә 357 меңнән артык кеше килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев