Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Проекты бар, димәк, киләчәге бар

Суыткычлары, кораблары һәм башка бик күп төрле сәнәгать продукциясе белән дан казанган Яшел Үзән районы республикада гына түгел, ә ил эчендә дә мөһим позицияне алып тора.

Шуңа күрә бүген бервакытта булмаганча аның алдагы үсеше векторын билгеләү кирәк. Шул сәбәпле районның 2016-2021 елларда социаль-икътисади үсеше һәм 2030 елга кадәр планнары проекты эшләнгән. Бу проект халык тыңлауларына куела.
Әлеге стратегия концепцияләре Яшел Үзән муниципаль районы Советының соңгы сессиясе көн тәртибенә дә куелды.
- Аның төп максаты дүрт юнәлеш нигезендә Казан агломерациясенең икенче төше сыйфатында Яшел Үзән муниципаль районын төзү, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин. - Боларга икътисадны модернизацияләү һәм диверсификацияләү, әйбәт логис­тика системасын булдыру, районның рекреацион потенциалыннан файдалану, агросәнәгать комплексы үсеше керә. Районның сәнәгать секторы үсешен кыска вакытлы перспективада без «Серго» исемендәге завод базасында көнкүреш техникасы кластерын булдыруда күрәбез. Пыяла сәнәгате үсеше проектына сәнәгатьтә һәм төзелештә киң кулланылучы пеностекло җитештерү кертелергә мөмкин. Логистика системасына килгәндә, болар район территориясендә гамәлгә ашырылучы зур инвестиция проектлары: «Зеленодольск» төзелеш сәнәгать мәйданчыгы, Свияжск регионара мультимодаль логистика үзәге, ВСМ-2.
Мәсәлән, «Зеленодольск» төзелеш сәнәгать мәйданчыгы проекты гамәлгә ашырылган очракта инвесторлар исәбеннән район территориясенә 9,5 миллиард сумнан артык һәм инженер инфраструктурасы төзелеше өчен федераль һәм республика бюджетыннан 1,1 миллиард сум җәлеп ителергә һәм 2 меңнән артык эш урыны булдырылырга мөмкин.
Әлфия Зыякаева
Илсөя Завилейская фотосы.
Тулырак - газетаның 22нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев