Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Принтерны ничек кулланырга белмәдем

- Кибет миңа инструкциясез күпфункция­ле лазерлы җайланма (принтер) сатты. Мин аның белән ничек кулланырга икәнен төшенә алмадым. Акчамны кире кайтару мөмкинлеге бармы? - Кибет «Кулланучылар хокукын яклау» турындагы РФ Закон нормаларын һәм аерым төрле товарларны сату кагыйдәләрен бозган. Закон, үз вакытында товар (эш, ярдәм) турында кирәкле мәгълүматны тулы итеп сатучы...

- Кибет миңа инструкциясез күпфункция­ле лазерлы җайланма (принтер) сатты. Мин аның белән ничек кулланырга икәнен төшенә алмадым. Акчамны кире кайтару мөмкинлеге бармы?
- Кибет «Кулланучылар хокукын яклау» турындагы РФ Закон нормаларын һәм аерым төрле товарларны сату кагыйдәләрен бозган. Закон, үз вакытында товар (эш, ярдәм) турында кирәкле мәгълүматны тулы итеп сатучы тарафыннан кулланучыга җиткерүне йөкли. Техник яктан катлаулы булган көнкүреш товарларын кулланучыга тапшырганда берьюлы товарны әзерләүче тарафыннан билгеләнгән кирәк-ярак әсбаплар комплекты һәм документлар (сату урыны һәм датасы күрсәтелгән техник паспорт яки аны алмаштыручы башка төрле документ, эксплуатация буенча инструкция) да бирелергә тиеш.
Товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп иткән очракта, дәгъва ике нөсхәдә язылып, берсе - сатучының дәгъваны кабул итүе турындагы тамгалысы (претензия тапшырылу фактын раслау өчен) - сатып алучы кулында кала. Сатучы, акча таләп ителгән көннән алып, 10 көн эчендә акчаны кайтарып бирергә тиеш.

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев