Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Президент белән бергә!” инициатив төркеме ярдәмендә яңа сайт ачылган

"Президент белән бергә!" инициатив төркеме ярдәмендә яңа сайт ачылган

Татарстанның уңышлары белән яңа сайтта - dostizhenia.ru да танышырга мөмкин булачак. Аны "Президент белән бергә!" инициатив төркеме булдырган. Сайтта республиканың яңа технологияләр, спорт, мәдәният һ.б. өлкәләрдә ирешкән уңышлары, танылган кешеләре хакында мәгълүмат алырга мөмкин.

Сайтка керүгә төп биттә: "Лидерлык һәм үсеш", "Инновацион Татарстан", "Белемле Татарстан", "Икмәкле Татарстан", "Интеллектуаль Татарстан", "Сәләтле Татарстан", "Уңайлы Татарстан", "Спортчан Татарстан", "Кунакчыл Татарстан" дигән сылтамалар барлыкка килә. Сайтны ясаучылар белән элемтәгә керү өчен сылтама да урнаштырылган. Аның аша кереп, сайттан файдаланучы үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә ала.

ТР Дәүләт Советы депутаты, инициатив төркем әгъзаларының берсе Ксения Владимирова сүзләренчә, әлеге сайт теләсә кайсы категория файдаланучылар өчен булдырылган. Аның аша Татарстан турында кыска, әмма аңлаешлы телдә язылган тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

Мәгълүмат Татар-информ агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев