Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Праваны телефоннан гына күрсәтәсе?

ЮХИДИ башлыгы: машина йөртү хокукы бирүче таныклыкны смартфон аша да күрсәтергә мөмкин. Яшел Үзән машина йөртүчеләре әлеге яңалыкка ничек карар икән?

Кызыклы яңалык турында, ТАССка биргән әңгәмәсендә Россия Дәүләт автоинспекциясе башлыгы, полиция генерал-лейтенанты Михаил Черников сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу елның башыннан алып электрон машина йөртү таныклыкларын кертү инициативасы эшләнелә. Әлеге яңалыкны гамәлгә ашыруның вариантларының берсе - таныклыкның электрон версиясен булдыру, һәм аны машина йөртүче телефонына беркетү 
тәкъдим ителә. 
ЮХИДИ башлыгы ассызыклаганча, әлеге проектны гамәлгә ашырган очракта, электрон йөртүче таныклыгы гадәти таныклыкка алыштырма(альтернатива) булачак: ягъни сез гади пластик машина йөртү таныклыгын да рәсмиләштерә аласыз. 
Әлеге системаны эшләтеп җибәрү срокларына килгәндә, Михаил Черников хәбәр иткәнчә, башта машина йөртү таныклыкларын рәсмиләштерүче җиһазларны яңартырга, шулай ук әлеге таныклыкны бирү тәртибен рәсмиләштерүче гамәлдәге норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк. 

Сез ничек уйлыйсыз, машина йөртүчеләргә телефоннарыннан гына «праваларын» күрсәтү уңайлымы? Документларны машина эчендәге бардачоктан һәм сумкалардан эзләп торасы түгел бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев